АШ-СУ ОСТАЛАРЫНА ЯРДӘМ

Туймазы эшкуары берничә ел инде яшелчәләрне вакуумга төреп, мәгариф оешмаларына озата

Ике еллап элек Туймазыда яңа Галимова А.Ә. шәхси предприятиесе ачылды, ул яшелчәләрне эшкәртү, юу, вакуумлы капларга тутыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясен балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә озату белән шөгыльләнә. Бу пешекчеләрне пычрак эштән азат итеп, аларга фәкать сәламәт һәм файдалы ризык әзерләү белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә.

Кыска гына дәвердә предприятиенең хезмәтләндерү төбәге Туймазы районыннан читкә чыкты. Бүген Галимова А.Ә. шәхси предприятиесе республиканың һәм Татарстанның якындагы районнары мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек
итә.
Яшелчәләрне капларга төрүгә әзерлек Германия җиһазында башкарыла, барлык санитария-гигиена кагыйдәләре үтәлә. Төрле агрегатлар белән шыплап тутырылган бинада ун кешелек бригада эшли. Өч ир-ат яшелчәләрне башта югычка, аннары чистарткычка салу белән мәшгуль. Хатын-кызлар нәфисрәк эш башкара: машина алалмаганны кулдан чистарта. Чөнки продукт сыйфаты тел-теш тидермәслек булырга тиеш.
– Хатын-кыз өчен күнегелгән эш бу, ул өендә дә аш-су белән мәшгуль, – дип елмая эшче кызлар, яшелчә чистарткыч белән җәһәт-җәһәт эш итеп.
10 минут дигәндә алар тәүге биш партия продукция өчен чимал әзерләп өлгертә, бу исә 20 килограмм бәрәңге дигән сүз. Цех эшчәне Денис Хәйруллин берничә минут төрү машинасы белән эш итә һәм менә яшелчәле биш тыгыз брикет саклау өчен контейнерга озатыла.
— Чистартылган һәм төрелгән яшелчәләр ун тәүлек саклана, әмма без продукциябезне төргән көнне ук объектларга озатабыз, – дип сөйли цех начальнигы Айдар Хәсәнов.
Яз көне коронавирус пандемиясе башлангач, цех катлаулы хәлдә кала. Мәктәп балаларын читтән торып укытуга күчерәләр, балалар бакчаларының күпчелеге ябыла. Продукцияне озатыр оешма калмый диярлек. Мәҗбүри тоткарлык нәтиҗәсендә эшчәннәргә хезмәт хакы түләргә акча булмый. Эшкуар, ярдәм сорап, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә – аның мөрәҗәгатен “Инцидент-менеджмент” системасы терки.
Коронавирус пандемиясе предприятиенең икътисади яктан якланмавын күрсәтте, чөнки эшчәнлекнең бу төре Коронавирус таралу шартларында аеруча зыян күргән һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗ тармаклар исемлегенә кермәгән. Туймазы районы кәсеп-шерифы Ирина Токарева эшкуарның мөрәҗәгатенә җавап итеп, предприятиене үстерү юлларын, ихтимал кәсеп-планын тәкъдим итә. Галимова А.Ә. шәхси предприятиесенең ассортиментны киңәйтергә теләвен белеп, Ирина Юрьевна лизингка җиһаз сатып алу тәртибен җентекләп аңлата. Бу очракта муниципалитетның ”Вак һәм урта эшкуарлыкны үстерү” программасы кысаларында лизинг түләүләрен кире кайтаруга өмет итеп була.
Бүген цех кабат үзенең эшен тергезгән. Аның продукциясе дежур балалар бакчаларына һәм берничә коммерция оешмасына – җәмәгать тукландыру үзәкләренә
китә.
Биредә көн саен уртача 1,5 тонна продукция җитештерелә, әмма, таләп ителсә, эшкуар җитештерү күләмен тәүлегенә дүрт тоннагача арттыра алачак. Моның өчен цехның мөмкинлек-куәтләре бар.

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей