Кышлатуга – җитди караш
– «Урожай» хуҗалыгы фермасында малларны кышлату эшләре яхшы оештырылган. Бүгенге көндә мең ярым эре мөгезле терлек җылы абзарларда тиешле тәрбия күрсәтелеп асрала. Барлыгы 450 савым сыеры булып, шуларның әлеге вакытта 350сеннән сөт савып алына. Тәүлегенә 3 тонна 100 килограмм сөт савылып, 100 килограммы яшь үрчемнең туклану рационында кулланыла, өч тоннасы сатыла. Кышлату чорында 300гә якын яшь үрчем – бозаулар туып, алар да җылы абзарларда тәрбияләнә. Эшкәртелмәгән кукуруз орлыгына катнашазык кушып бирүне бозауларның азык рационына кертеп, яшь үрчемне ныгайтуда отышлы икәненә үзебезнең тәҗрибәдә инандык, – дип, биредәге эшләр белән безне ферма мөдире Айдар Рәхимов таныштырып йөрде.
Бозау караучы Гөлчәчәк Рәхимова, Светлана Әсәдуллина һәм Гөлнара Хәтмуллиналарның эше иртәнге сигездән алып, кичке алтыга кадәр дәвам итә. Яшь үрчемнең рационына ярашлы, вакытына туры китереп, төрле азык бирү дә, асларын таза һәм коры тоту да алар иңендә. Бозау караучы гүзәлләр үз эшләренә җаваплы карый. Һәр бозауның кәефенә карап, хәл-торышын да билгели. Сабый бала белән сөйләшкәндәй, аларга җылы мөнәсәбәт, иркә сүзләрен дә жәлләми.
