САБАНДА САЙРАШЫРЛЫК КЫНА БУЛСЫН

Яз кояшы көләч елмаюы белән һәр көнне басуларга чыгар мәлне якынайта бара. Районыбыз игенчеләре аңа әзерме – шул хакта ачыклык кертү максатында без хуҗалыклар буйлап рейдларга чыга башладык. “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының машина-трактор мастерскойларында техника һәм тагылма инвентарьләр ремонтлауны тәмамлап киләләр инде. Хуҗалыкның баш инженеры Илдар Гәрәевны без Сыйрышбаш ремонт остаханәсендә тап иттек. Биредә ул механизаторлар һәм техник-көйләүче хезмәткәрләр белән гараж эчендәге ремонт таләп ителүче соңгы техника берәмлекләрен сафка бастыру белән мәшгуль иде. –Хуҗалыкта 51 берәмлек трак- торларыбыз гына бар, – диде Илдар Әмирҗан улы. – Шулардан 11е – чылбырлы “ВТ-150”, “Т-4”, “ДТ-75” маркалылар, 2 куәтле “Джон Дир”, 2 “К-700”, 2 “Т-150” һәм калганнары – “МТЗ” маркалылар. Бүгенге көнгә аларның һәммәсе дә төзек хәлдә, диярлек, шушы көннәрдә биредәге һәм Тозлыкуш остаханәсендә соңгы тракторларны төзәтеп, сафка кертеп бетерәчәкбез. Чәчүгә көздән үк карап-көйләп 12 тырмалау, 6 культивацияләү агрегатлары, 4 чәчкеч комплексы, шулардан икесе – “Джон Дир” тракторы, икесе – “К-700” тракторына көйләнелгән, 5 кәтүкләү агрегаты, шулай ук дистәләгән ваграк чәчкечләр әзерләп куелды. Җитәрлек күләмдә ягулык-майлау  материаллары запасы тупланылды. Әлеге мәлдә 31 мартта үтәчәк техник тикшерүгә әзерләнәбез. Барлык техника көйле, механизаторлар ныклы әзерлекле, медицина тикшерүен үттеләр, һәр техника берәмлеге аптечка, янгын сүндергеч җайланмалар белән тәэмин ителгән, техникага идарә итүчеләргә махсус өс киемнәре һәм саклану чаралары да бирелде. Гомумән, язгы кыр эшләренә тиешенчә әзербез, дип әйтә алам, – диде ул. Сыйрышбаш ремонт оста- ханәсендә без “Полесье” мал азыгы хәзерләү комбайнына капиталь ремонттан кайткан двигатель урнаштыру белән мәшгуль Дамир Сәлимов белән әңгәмәләшеп тордык. 33 ел стажга ия Дамир Мәснәви улы әлеге техниканы дүрт ел хезмәтләндерә икән инде. “Яшел урак” мәлендә сынатмаслык итеп двигательне махсус ремонт остаханәсендә көйләтеп кайтарганнар, аны урнаштырып бетергәннәр, комбайн шушы көннәрдә ремонттан чыгарылачак та инде. Арырак “ВТ-150” тракторын көйләп бетереп килүче Илнур Шәрәфетдинов белән Илсур Килмәмәтов янында тукталдык. Тәҗрибәле бу егетләр дә тракторны сәгать кебек эшләрлек итеп көйләргә тырышалар, эшләр тәмамлану алдында иде инде. Күтәртеп төягеч җайланма бер- кетелгән “МТЗ-82” маркалы тракторын Марс Шәрәфетдинов та көйләп кабызган, техник тикшерү үтү алдыннан һәр узелны яңадан карап тикшереп чыгу белән мәшгуль. Биредәге ремонт-техник бригада эшчеләре дә бөтен тырышлыгын һәр техника берәмлеген аякка бастырып бетерергә ярдәмләшүгә юнәлтә. Ягулык-майлау материаллары ташуга тәгаенләнгән автомашинада Ринат Закиров чираттагы рейстан кайтып җитеп, заправкалау станциясенә бушатыр өчен юнәлде. Тозлыкуш машина-трактор мастерское да гөрләп тора. Үзенә беркетелгән “МТЗ-82.1” тракторын Радин Мифтахов техник тикшерүгә әзерләп бетергән дә инде, әле кабызып йөртеп һәр узел-агрегатны яңадан тикшереп чыга. Виталий Фадеев идарә иткән “Беларусь” та төзек, механизатор аны юыптазартып бетереп килә. Радис Ка милҗанов “ДТ-75” тракторында соңгы көйләү эшләрен тәмамлау алдында, Максим Искибаев “Т-4” тракторының ягулык насосын көйләп бетереп килә. Эретеп ябыштыручы Рамил Атнагулов һәр механизаторга ярдәм итеп тора. Алгалылар сабанда сайрашып эшләр өчен җиң сызганган. Ныклы әзерлек белән каршыланылган чәчү кампаниясе дә, артабангы басу мәшәкатьләре дә үз вакытында баш[1]карылыр, дип белдерергә тулы нигез бар. Табигать шартлары гына уңай торсын.

 

Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей