ХӘРБИ-УКУ ҖЫЕНЫ ҮТӘ
Игенче авылы янындагы “Акчарлак” балалар җәйге-савыктыру лагере базасында район мәктәпләренең быел хәрби исәпкә алуны үткән 10нчы сыйныфлары һәм Башкорт аграр-технология колледжы егетләре катнашлыгында хәрби-өйрәнү җыены башланды. Биш көн дәвам итәчәк бу чара якшәмбе көнне тантаналы ачылды. Бу көннәрдә егетләр өч взводка бүленеп, взвод командирлары – район мәктәпләренең башлангыч хәрби белем нигезләре укытучылары җитәчелегендә тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресендә алган белемнәрен гәмәлдә камилләштереп, физик әзерлекләрен дә ныгытачаклар. Җыеннар барышында шулай ук Алкино-2 касабасында урнашкан хәрби частьтә утлы коралдан ату күнекмәләре дә үтәчәк, дип планлаштырыла.
Рәзилә Арсланова
