“АКБУЗАТ”ТА КУНАКТА

Дуванәй ыруы җыены чикләрендә Аблай урта мәктәбендә балалар әдәбияты кичәсе узды. “Акбузат” журналы редакторы Лариса Абдуллина һәм рәссам Артур Вәсилов укучылар белән очрашуга килделәр.

Чара танышудан башланды. Балаларга “Акбузат” журналының махсус номерына күзәтү үткәрелде һәм конкурс тәкъдим ителде. Артур Вәсилов мастер-классында өйрәтеп тору буенча балалар торна рәсемен төшерергә тиешләр иде. Кайсысының рәсеме иң матуры, шуңа, башкорт алфавитына җайлашкан уенчык планшет бүләк ителәчәк иде. 2-3 урыннарга “Акбузат” журналының махсус чыгарылышы, каскетка, комикслар һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырылу каралган. Балалар бик тырышып остаздан калышмый рәсем төшерделәр. Күбесенең сәләте бар, үстерергә, арттырырга кирәк. Барысы да теләп катнашты. Азактан бүләкләр тапшырылды.

Очрашуны балалар ятлаган шигырьләрне тыңлап тәмамладылар. Чара балаларның күңеленә хуш килде.

 

Индира Латыпова 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей