Авыл хуҗалыгында. Басу эшләре көндәлеге.
Район хуҗалыкларында 23700 гектар мәйданда химик утау һәм 2800 гектар мәйданда корткычларга каршы эшкәртү үткәрелде. Ленин исемендәге, “Салават”, “Колос”, “Урожай” хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләнә. 7000 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылды. Ленин исемендәге һәм “Салават” хуҗалыкларында сенаж салу һәм печән җыю бара. Бу көнгә барлыгы 3500 тонна печән, 2500 тонна сенаж хәзерләнгән.
Шулай ук киләсе ел уңышы өчен 3300 гектар мәйданда пар җирләре эшкәртелде.
Көннәрнең коры торуы бөртекле культураларны кыска срокларда чәчү мөмкинлеге бирде, әмма яңгыр яумаса, кайсыбер басуларда дым җитмәү сәбәпле сабанашлыкларның тиешенчә үсмәү куркынычы бар. Хуҗалыкларда ашлык җыю һәм амбарларда орлык чистарту техникасын комплектлау һәм ремонтлау, шулай ук ашлык һәм орлык салу өчен урын әзерләү эшләре башланды.
