Бакча гөрләп үсәр әле!

1 октябрь көнне районның авыл хуҗалыгы идарәлегенең йорт яны участогында Өлкәннәр көне уңаеннан җиләк-җимеш бакчасы утыртылды. Чарага авыл хуҗалыгы идарәлеге, мәгълүмат-консультация үзәге, районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре ветераннары чакырылган иде. Кунаклар алмагач һәм груша утыртуда актив катнаштылар.
Агачлар утыртылганнан соң  «Җиләк-җимеш бакчасы Борай районының авыл хуҗалыгы идарәлеге, мәгълүмат-консультация үзәге, агросәнәгать комплексы предприятиеләре ветераннары тарафыннан утыртылган» дигән стенд та урнаштырылды. 
Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәммәтов барысын да бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек теләде.
Кунаклар өстәл янына чакырылды, анда һәркем тәмле пылау ашап, самавырдан чәй эчте. Алар өчен Ринат Әхмәтҗанов баянда уйнап җырлады.
Авыл хуҗалыгы ветераннары бәйрәмне истә калырлык итеп үткәрделәр.

Маргарита Гыймаҗетдинова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей