Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре зур суны каршыларга әзер
Балтач районында иминлек тәэмин итү бүлекчәләренең зур суны каршыларга әзерлеген ачыклауга юнәлтелгән смотр узды.
Язгы ташкын ничек узачагын алдан әйтеп булмый. Гадәттә, аны кар запасына карап фаразлыйлар. Аңа калса, быел кышның икенче яртысында кар күп яуды. Ышанып булмый, кар аз булган елларда да көннәрне кинәт җылытып җибәрү көчле ташкынга китерүе ихтимал. Быел елгаларда боз да калын. Ташкын вакытында бозларның күперләргә килеп тыгылуы да кайчак гадәттән тыш хәлләр ки тереп чыгара. Ничек кенә булмасын, язгы ташкынга әзер булу кирәк.
Район җирлегендә язгы ташкын чорында су басу куркынычы янаган ике авыл бар. Ул да булса Иске Илекәй һәм Сәйтәк авыллары. Ар һәм Кыйгазы елгаларында су күпләп күтәрелүдән бу авыллар халкының ташкыннан зыян күргән очраклары бар.
Район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш эшләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин билгеләвенчә, Ар елгасында су биш метрга күтәрелсә, Илекәй авылының яр буенда урнашкан авылларын су баса башлый. Ә Кыйгазы елгасында су 2,8 метрга күтәрелүе дә Сәйтәк авылының берничә урамында яшәүче халкына куркыныч тудыра. Бу авылларда 120 кеше су басу куркынычы булган зоналарда яши.
Иске Балтач авылы җирлеге Хакимияте башлыгы Фәнис Шәймөхәмәтов билгеләвенчә, Иске Илекәйдә көчле ташкын очрагында Заречная һәя Үзәк урамнарында яшәгән 94 кешенең зыян күрү ихтималы бар. Бу категориядәге гражданнар белән әңгәмә, инструктаж үткәрелгән Сәйтәк авылында да мондый чараларны үткәргәннәр. Җирле башлыгы Эльза Фаюршина әйтүенчә, авылда су басу куркынычы янаган 25 кеше бүгеннән язгы ташкынны каршыларга әзер.
Район буенча барлыгы 70 йорт су басу куркынычы булган зонада урнашкан. Су басу очрагына эвакуацияләү пунктлары әзерләнә. Сәйтәк авылында, мәсәлән, көчле ташкын булган очракта су басудан зыян күргән халык урындагы урта мәктәпкә урнатырылачак. Ә Иске Илекәйдә мондый хәл килеп туганда, зыян күрүчеләрне Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжына вакытлыча урнаштырып тору карала. Шулай ук авыл хуьалыгы терлекләрен дә вакытлыча урнаштырып тору өчен урыннар билгеләнгән.
Район Хакимияте каршындагы комиссия рәисе район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш эшләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин җитәкчелегендә язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә, бетерүгә җәлеп ителү ихтималы булган бүлекчәләрнең зур суны каршыларга әзерлеген тикшерде.
Смотр районның коткару хезмәтләре базасында оештырылды. Алар гадәттән тыш хәлләр очрагында кулланыла техник мөмкинлекләрен, күрсәттеләр. Тикшерү барышында юл төзү җһәм ремонтлау идарәсе, “Сельэнерго”, эчке эшләр бүлекчәсе, “Коммуналь хуҗалык”, район ветеринария станциясе, “Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач линия- монтаж участогы, “Газпром газораспределение” җәмгыятенең Балтач участогы, янгынга каршы тору часте, үзәк район больницасы бүлекчәләрнең хезмәткәрләр составының комплектлануын, аларның гадәттән тыш хәлләр очракларында эшләргә әзерлеген, шулай ук техника һәм җиһазларның торышына игътибар ителде.
— Гадәттә, ташкын безнең төбәктә апрельнең икенче яртысына һәм майның беренче ункөнлегенә туры килә. Язның үз холкы турында онытырга ярамый. Ташкынга әзер булу бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Иминлек тәэмин итү бүлекчәләре зур суны каршыларга әзер булырга тиеш. Язгы ташкынның имин узуы сезнең оперативлыктан да тора, —диде район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш эшләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин смотр барышында оешма, предприятиеләр хезмәткәрләрнә мөрәҗәгать итеп.
Ташкын нәтиҗәсендә юллар өзеклегенә юл куелмаска, су басу куркынычы янаган урыннарда яктырту корылмалары төзек булырга тиешлегенә, электр энергиясе, газ ягулыгы белән тәэмин итүдә, элемтә, Интернет белән өзеклекләр булмаска тиешлегенә, кешеләрнең һәм малларның куркыныч авырулары таралуына, су баскан йортларны, хуҗалары өйдә булмаганлыктан файдаланып, талау очракларына юл куярга ярамаганлыгына басым ясалды...
Смотр нәтиҗәләре Балтач районының барлык коткару хезмәтләренең дә язгы ташу куркынычынычы булган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итәргә әзер булуын күрсәтте.
Балтач районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә һәм объектларга язгы ташкыннан куркыныч янамый.
Билгесез автор





