БАР БУЛМЫШЫН ЭШЕНӘ БАГЫШЛАГАН

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозының терлекчелек продукциясе җитештерүдә республикада алдынгы урынны тотуы табигый, чөнки биредәге малчылык фермаларында үз эшен күңел салып, чын күңелдән яратып башкаручылар гына эшли. Алар арасында Каран товарлыклы-сөтчелек фермасының машина белән сыер саву операторы Рәмиля Риф кызы Ситдикова аерым хөрмәт-ихтирамга лаек. Шушы авылда күп балалы гаиләдә кечкенәдән кул арасына кереп, мәктәп елларында ук әнисенә фермада сыер саварга ярдәмләшеп үсә ул. “Сыерның сөте – телендә”, — дигән бик акыллы халык әйтеменең бөтен мәгънәсен кечкенәдән аңлап үскән үсмер кыз тугызынчы сыйныфны тәмамлагач ук фермага эшкә килә. Өлкән абый-апаларыннан күп нәрсәләргә өйрәнеп, шактый тәҗрибә туплый ул. Ә зоответеринария таләпләрен, саву технологиясен төгәл үтәү, малларны туклыклылык һәм продуктлылык күрсәткечләрен даими арттыра баручы балансланылган яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү, карап-тәрбияләп тоту озакламый зур уңышларга юл ача да инде. Бүген Каран фермасында 830 баш сыер маллары асарала, шуларның 350се – мул сөт бирергә сәләтле яхшы токымлы савым сыерлары. 13 кешене берләштергән эшләүчеләр коллективында савучылар бүген дүртәү. Узган 9 ай эчендә алар башлыча югары сортлы 27004 центнер сөт җитештереп, Бәләбәй шәһәрендәге эшкәртү заводына барлык таләпләргә җавап бирерлек продукция озатырга өлгергәннәр дә инде. Рәмилә Риф кызының күрсәткече бүген хуҗалыкта иң югарысы – узган 9 айда ул 8010 центнер сөт җитештергән. Рәмилә Риф кызының йортында да булдык. Тормыш юлдашы – район ветеринария станциясе хезмәткәре Олег Нәҗип улы Ситдиков белән зур иркен йортта өч бала тәрбияләп үстерә алар. Фермада да, ихатада да башлыча Рәмилә барлык мәшәкатьләрне күтәрә, диярлек, чөнки гаилә башлыгы көнозын район үзәгендә була. Һәр эшкә дә ничек өлгерүе турындагы соравыбызга Рәмилә ханым тыйнак кына: “Өйрәнелгән инде”, — дип җавап кайтарды. Чынлап та, бер караңгыдан икенчесенә кадәр аяк өстендә булуына карамастан, уңган ханым бернәрсәдән дә зарланмый, һәммәсен дә гадәти кебек кабул итәргә күнеккән. Үзе хезмәтләндергән төркемдәге һәр 100 сыердан уртача 13764 килограмм чиген узды инде ул, быел да ел ахырына кадәр шушы күрсәткечне арттыра төшәргә исәбе. Коллективта да, йортта да үзеңне тулысынча аңлап-ярдәмләшеп торганда, әлбәттә, мондый уңышлар да чик булмас әле.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей