БАР ДА ШОКОЛАДТА

Татлы ризыклар фабрикасы “Таврос” компаниясе төркеменә кергән

Берәүләр өчен татлы ризык – ул бәйрәм, башкалар өчен – көндәлек эш. Мәсәлән, Собханкул авылында урнашкан “Laycy Queen” татлы ризыклар фабрикасы» хезмәткәрләре өчен. Төбәк халкы предприятие янындагы ванильле-шоколадлы исләргә күнеккән инде, ә менә читтән килүчеләр, шул исләрне сулап, кәнфитле-прәнекле оҗмахка бик теләп кереп чыгар идек дигән теләктә кала.

Ике мең квадрат метр биләгән тәмле сәнәгать авылда егерме ел элек барлыкка килә. Фабрика продукциясе илебездәге, хәтта чит илдәге тәмлетамаклар күңеленә хуш килсен өчен шул да җитә. “Laycy Queen” татлы ризыклары Япония, Вьетнам, Кытай, Израиль, АКШ илләренә дә озатыла. Заманча сәнәгать линияләре куертылган сөт ясау мөмкинлеге дә бирә!
Шуңа карамастан, 2019 елда предприятиедә хуҗа алмашына. “Laycy Queen” фабрикасын “Таврос” компаниясе төркеме үз канаты астына ала. Бу зур агросәнәгать берләшмәсенә “Чишмә шикәр заводы” җәмгыяте, “Дәүләкән икмәк ризыклары комбинаты”, “Әлшәй-ит” Раевка ит комбинаты җәмгыяте һәм башкалар кергән.
– Бисквитлар, кекслар, вафли, печенье, тоффи, карамель һәм шоколад – без җитештергән азык-төлек исемлегенең бер өлеше генә бу. Һәм ул әлегә төгәлләнмәгән – аны киңәйтү өстендә эшне дәвам итәбез, – ди фабриканың баш директоры Анжела Глинская. – Балалар ризыклары (прәнек, кекс, шоколад, шоколад кәнфите, крекер) җитештерергә ниятлибез, әле сертификатлау үткәрәбез. Сәүдә базарын киңәйтү белән чәмле шөгыльләнәбез.
Сәнәгатьтә бары тик сыналган җитештерүчеләр чималы куллану, чималны кулланыр алдыннан лаборатория анализлары алу, әзер продукциягә физика-химия һәм микробиология күрсәткечләре буенча тикшерү үткәрү “Laycy Queen” татлы ризыклар фабрикасы ризыкларының югары сыйфатын тәэмин итә. Сыйфатлы продукция һәм танылган исем, әлбәттә, мөһим. Әмма сәнәгатьтә төп урынны пешекчеләр, кондитерлар, капларга төрүчеләр, технология җиһазын көйләүчеләр били. Хәзер компания яшь кадрлар җәлеп итү һәм штатны киңәйтү буенча зур эш башкара. Юнәлешле колледжлар һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү дә нәтиҗә бирә, студентларга биредә түләүле практика үтәргә тәкъдим ителә. Әмма белгечләрне җәлеп итү буенча үзенчәлекле ысул да бар.
– Хезмәткәрләребезгә дусларын “Татлы ризык-лар фабрикасына” җәлеп иткән өчен өстәмә премия түлибез. Безнең карашка, бу тату фикердәшләр коллективы тупларга ярдәм итәчәк, – ди Глинская. – Хәзер без продукцияне заказчы таләбе буенча җитештерәбез һәм бу безнең алда яңа мөмкинлекләр ача. Мәсәлән, Кытайда үтәчәк күргәзмәдә катнашырга әзерләнәбез. Эш күп, квалификацияле кадрлар кирәк, әмма белемнәре җитми икән, без барысына да өйрәтергә әзер.

 

Резида Халиуллина

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей