Басу эшләре көндәлеге
25 мая 2021
Мәгълүматлар 2021 елның 24 маена.
Районда чәчү эшләре ахырына якынлаша. 24 майга 33689 гектарда (планның 98.8 проценты) бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар чәчелде, шулардан: 14800 гектарда бодай, 6700 гектарда арпа, 1700 гектарда борчак, 2200 гектарда солы, 870 гектарда вика, 3310 гектар мәйданда берьеллык культуралар, 280 гектарда карабодай, 710 гектарда кукуруз, 1137 гектар мәйданда рапс.
Эссе һава торышы саклану сәбәпле, бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар чәчүлекләрендә корткычлар барлыкка килә. Чәчүлекләрне саклап калу максатында алар чүп үләннәренә һәм авыл хужалыгы культураларының корткычларына каршы эшкәртелә башлады.
