Басу эшләре көндәлеге

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә. Механизаторлар вакыт белән исәпләшмичә, яшел массаны сенажга уралар, печән хәзерлиләр.  12 июльгә район буенча 14170 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр, шул исәптән 3700 гектарда кәҗә үләне, 3670 гектар люцерна, 6800 гектар башка төрле үләннәр, чабылган. Бер шартлы баш малга 12,83 центнер  азык берәмлеге җитештерелгән.  Табигать көйсезлекләренә бәйле, мал азыгы хәзерләү буенча хәл киеренке кала.
Корылык сәбәпле, бөртекле культураларның вегетация чоры кыскарып, алар вакытыннан алда өлгерде. Уҗым культураларын җыеп алырга да вакыт җитте. «Салават», Ленин исемендәге хуҗалыкларда, Л.Вәлиева фермер хуҗалыгында уракка төштеләр. Хәзер барлык хуҗалыклар алдында да үстергән уңышны югалтуларсыз җыйнап алу бурычы тора.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей