Басу эшләре көндәлеге

Район басуларында кыр эшләре дәвам итә. 23 августка район буенча барлыгы 30891 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу планга карата 95,3 процент тәшкил итә. Барлыгы 38329 тонна ашлык суктырылган, гектарына уртача уңыш төшеме 12,1 центнер.
Урып-җыю белән беррәттән хуҗалыклар туфрак эшкәртү һәм 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүгә дә керештеләр. Мәсәлән, бүгенге көндә туфракны туңга сөрү 13,3 мең гектар мәйданда башкарылган, план буенча 21,91 мең гектар (60,7 процент). 2000 гектар мәйданда арыш чәчелгән, барлык хуҗалыкларда көзге чәчүлекләрне эшкәртү дәвам итә. 2022 ел уңышы өчен 4 мең тонна сабан культуралары орлыгы салынган. Орлык салу дәвам итә.
Терлек азыгы әзерләү буенча: 12,1 мең тонна печән, 18 мең тонна сенаж, 1,5 мең тонна силос, 9,3 мең тонна салам әзерләнгән. 10 мең тоннадан артык концентратлар салынган. Бер  баш шартлы терлеккә 23,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей