Басуларда туфракка басмалы түгел
Башкортстанда туфрак өслегенең температурасы + 70 ° ка җитте.
Бүген республика Хөкүмәтендә атналык оператив җыелышта урып-җыю һәм терлек азыгы әзерләү барышы турында сөйләштеләр. Төбәкнең Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, туфрак өслегендәге температура 70 ° ка җиткән, гадәти булмаган эсселек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә зур зыян китергән.
“Без региональ дәрәҗәдә 41 муниципаль берәмлек территориясендә гадәттән тыш хәл игълан иттек. Хәзер без бөтен Башкортстанда гадәттән тыш режим игълан итәргә әзерләнәбез", -диде министр.
Ләкин эссе һава торышына карамастан, республикада якынча 2 миллион тонна ашлык җыярга планлаштырыла. Хәзерге вакытта бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар 1,26 миллион гектар мәйданда (82%) җыеп алынган. Бүгенгә 1,7 миллион тонна ашлык алырга өлгергәннәр. Шул ук вакытта хуҗалыклар һәм фермерлар уҗым культуралары чәчү белән мәшгуль. 20 сентябрьгә кадәр 600 мең гектар мәйданны чәчү планлаштырыла.
Чыганак:gorobzor.ru
