БӘЛӘКӘЙ АВЫЛЛАР ДА ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ
Авыл Советы авыл биләмәләре хакимият башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсе рәҗәп һәм Тайняш авыл биләмәләрендә дәвам итте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, киңкүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре дә катнашты. Чарада катнашучылар иң тәүдә Байбулат авылында тукталдылар. Биредә узган ел Тынычлык һәм Елга урамнарын төзекләндерү үткән иде. Өр-яңа асфальт юл өстеннән үтеп, әлеге ике урамның да матурланып китүенә шаһит булдык. Быел Тынычлык урамының үзәк юлдан икенче ягына да асфальт түшәячәкләре билгеле инде. Яңа Бирде авылында көчле давыл бер түбә астында урнашкан социаль-мәдәни комплекс түбәсен һәм икенче каттагы стенасының бер өлешен җимереп ташлаган иде. Биләмә башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев табигать казасы үткән көнне үк биредә хакимият вәкилләре белән бергә төзелеш оешмасы эшчеләре дә булып китүен һәм тиз арада шактый зур мәйдан түбәне профнастил калай белән ябуларын, стенаның җимерелгән урынын да тәртипкә китерүләрен сөйләде. Ремонт-төзекләндерү эшләренә акча муниципаль район һәм биләмә бюджетларыннан бүленгән. Бу авылда шулай ук юл өслеген тәртипкә китерү юнәлешендә дә күп эшләр башкарылуы билгеләп үтелде. Әлеге биләмәгә караган кечкенә Яңа Балак авылында быел урам юлларын күтәртеп эшләп чыкканнар. Ярыйсы гына килеп чыккан. Туфрак беркадәр утыра төшкәч, буйданбуйга тагын бер катлам ком-таш җәеп чыгарга ниятләре. Авылны җанландырып җибәргән “Иман” кулланучылар кооперативы да чарада катнашучыларда чагу тәэссоратлар гына калдырды. Аның эченә үткәнче муниципаль район хакимияте башлыгы һәм килгән кунакларны биредәге авыл халкы сорау-үтенечләргә күмделәр. Авыл халкын башлыча бирегә килгән юлның читләрен агач-куаклар басып китү, шул аркада юлда артык дымлылык барлыкка килеп, аның баткакка әверелүе генә түгел, җимерелә баруы да борчый. Биредә кибет, медицина пункты, бихисап социаль объектлар булмауга да көенеп, бинасы булса, медицина хезмәткәрен үзләре чакыртып кайтарырга ниятләүләрен дә белдерделәр. Сорау-үтенечләрнең һәркайсы игътибарга алынды һәм алар хәл ителә башлады да инде. Әйтик, “Иман” авыл хуҗалыгы җитештерүе кулланучылар кооперативының дәүләт субсидиясе һәм кооператив пайчыларының үз акчаларына җиһазландырылган җиләк-җимеш киптереп туңдыру һәм консервлау цехында икмәк пешерү өчен камыр әзерләү аппаратлары монтажланылып беткән, электрда эшләүче пешерү миче дә әзерлек хәлендә инде. Боларын күрсәтеп, кооператив рәисе Зөлфия Фәһим кызы Нурлыгаянова биредә үк магазин ачарга исәпләре булуын да яшермәде һәм инде әзер киштәләрне, сәүдә прилавкаларын да күрсәтте. Әлеге җитештерү участогы бай табигатьле кечкенә авылны җанландырып, яшьләрне туган җирдә төпләнергә чакыру да булачагына шик юк. Шушы ук бинада авыл клубы һәм китапханә дә җиһазландырыла икән. Алар да ачылгач, өстәмә эш урыннары барлыкка килүдән тыш, кешеләргә тупланып аралашырга, ялларын күңелле һәм мәдәниятле үткәрергә мөмкинлекләр артачак. Хакимият башлыгы авыл халкына ремонт-төзекләндерү һәм юлларны тәртипкә китерү, төнлә яктырту системаларын капиталь ремонтлауда ярдәм вәгъдә итте һәм яңабалаклыларга изге теләкләрен җиткерде. Чарада катнашучылар Рәҗәп урта мәктәбендә тукталдылар. Аның директоры Редик Хәмзә улы Хәкимов үз биләмәләрен күрсәтте. Тәрәзәләре һәм җылылык системасы яңартылган мәктәптә әле эчке ремонт эшләре башкарасы бар. Быел өстәвенә мәктәп ихатасын кәртәләп, керү юлына бетон плиталар түшәп чыкканнар. Бу җәһәттән җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте директоры Валерий Вадимович Соколов иганә ярдәме күрсәткән. Мәктәп яны гөл-чәчәккә күмелеп утыра. Белем йортын төзекләндерү артабан да дәвам иттереләчәк.
Җирле инициативаларны хуплау программасы белән ремонтланылган Дүртөйле һәм Үзәк урамнар юлларыннан үтеп, үзәккә күчерелеп эшләнгән һәм ремонтланылган хоккей мәйданчыгында тукталдылар. Элек сазлыклы урында булган авыл яшьләренең яраткан ял урыны биредәге магазин янәшәсендәге буш торган мәйданга күчереп корылган һәм яхшылап буялган. Кышларын боз катырып, анда фигуралы шуу, хоккей уеннары өчен ярыйсы ук шартлар барлыкка килүен билгеләп үттеләр. Фәнүз Фәйрүз улы “Байбулат” җәмгыяте ярдәме белән артабан да төзекләндерү, яшелләндерү эшләре барачагын вәгъдә итте, биредә дә яшь рәҗәплеләр рәхәтләнеп ял итәчәге бәхәссез. Былтыр “Эшлекле гамәлләр” проекты ярдәмендә ар-яңа төс алган Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә обелиск та матур тәэссоратлар гына калдырды. Мәдәният йорты янәшәсендә балалар мәйданчыгы корылган, ул да яшь рәҗәплеләрнең яраткан урынына әверелгән инде. Чарада катнашучылар биредә шул көнне оештырылган Чәчәкләр бәйрәме кунакларына да әйләнде. Чагу концерт номерлары белән хозурланып, авыл халкы белән аралашып, артабан Тайняш якларына юл тоттылар. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе рәисе Хәлил Рәис улы Исхаков коллегаларына Әхмәт авылында элекке башлангыч мәктәп ихатасында урнаштырылган өряңа уен мәйданчыгын тәкъдим итте. Шат сабыйлар төяк иткән бу урын бөтен хәвефсезлек чараларын үтәп җиһазландырылса да, тиешле таләпләргә җиткереп бетү мөһимлеге дә әйтелде. Шактый зур һәм таралып утырган Әхмәт авылының Базы елгасының аргы ягында яшәүчеләр дә шулай ук балалар мәйданчыгы булса иде, дигән теләк җиткерделәр. Биләмә башлыклары Тайняш авылы үзәгендә җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә асфальт түшәлгән Үзәк урамның бер өлешен, “Эшлекле гамәлләр” проекты белән өр-яңадан төзекләндерелгән Бөек Ватан сугышы каһарманнарына стеланы да карап үттеләр. Үзәктә шушы биләмәдә туып үскән Советлар Союзы Герое Вахит Газим улы Галимовның бюсты торган әлеге комплекс та матур тәэссоратлар гына калдырды. Гомумән, әлеге биләмәләрдә дә күзгә ташланырлык әйберләр күп булды. Бәләкәй авылларның проблемаларына йөз белән борылу, халык ихтыяҗларын өйрәнеп, аларны тормышка ашыру яшәешебезне яхшыртып кына калмый, якты иртәгәбезгә ныклы нигез салынуын да дәлилли.
