БӘЙРӘМ ЯРМИНКӘСЕ ГӨРЛӘДЕ

Өч көн дәвам иткән бәйрәм яллары төрле мәйданчыкларда үткән мәдәни чараларга бай булды. 10 октябрьдә район үзәгендәге мәчет янындагы мәйданда Республика көне белән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәменә багышлап зур чара оештырылды. Мәйданда иртәнге сәгатьләрдә үк җыр-моңнар яңгырады. Бу көнне биредә гөрләгән ярминкәдә үз җирлегебездә, шәхси-йорт ихаталарда, авыл хуҗалыгы кооперативларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен саткан машиналар һәм район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә нокталары янында сатып алучылар өзелеп тормады диярлек. Якташлар аеруча ит, сөт-май, яшелчә-җимеш, балык продукциясен теләп алды. Районыбыз умартачыларыннан да җаның теләгән балны, башка төрле умартачылык продукциясен да сатып алырга була иде. Моннан тыш, күрше-тирә районнардан товарлар алып килүчеләр дә байтак булды. Бу сәгатьләрдә мәйданда булучылар авыл биләмәләрендә яшәп иҗат итүче мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасын да карап кинәнде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей