БӘЙРӘМ ЯРМИНКӘСЕ ГӨРЛӘДЕ
Үткән атнада район үзәгендәге мәчет янындагы мәйданда Республика көненә, районның 90 еллык юбилеена һәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур мәдәни чара һәм ярминкә үтте. Мәйданда иртәнге сәгатьләрдә үк җыр-моңнар яңгырады. Тантананы ачып, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова чакмагышлыларны Башкортстанның төп бәйрәме һәм районыбыз юбилее белән котлады. Артабан бәйрәм концертын район мәдәният йортларында хезмәт салучы сәхнә осталары һәм үзешчәннәр дәвам итте. Лилия Арсланова, Рәвис Сабитов, Резеда Мөхәммәтъярова, Рифир Галиуллин, Әлфия Шәфыйкова, Гүзәл Хәйруллина, Наилә Шаһиева, Рәмзия Гайнанова, Альбина Имаева башкаруындагы җырлар, курайда башкорт көйләрен уйнаучы Альберт Юнысов, тальян остасы Урал Шәяхмәтов яңгыраткан халык көйләренә тезмә райондашларга күркәм бәйрәм бүләге булып барып иреште. Концертны һәр кешенең күңеленә үтеп керерлек шигъри юллар белән җыр-моңнарны бергә үреп сценарий авторы да булган Гүзәл Хәйруллина алып барды. Бу көнне биредә гөрләгән ярминкәдә үз җирлегебездә, шәхси-йорт ихаталарда, авыл хуҗалыгы кооперативларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен саткан машиналар һәм район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә нокталары янында сатып алучылар өзелеп тормады диярлек. Якташлар аеруча ит, сөт-май, яшелчә-җимеш, балык продукциясен, агач һәм җиләк-җимеш үсентеләрен, район кулланучылар җәмгыяте оешмасы тәкъдим иткән камыр ашларын, башка төр азык-төлекне теләп алды. Районыбыз умартачыларыннан да җаның теләгән балны, башка төрле умартачылык продукциясен да сатып алырга була иде. Моннан тыш, күрше-тирә районнардан товарлар алып килүчеләр дә байтак булды.
Рәзилә Арсланова
