Чакмагышта студентлар белән очрашу булды.

Яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе студентлар белән “түгәрәк өстәл” артында очрашу оештырды, ул мәдәният йортында узды.

       Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев студентлар белән күзгә-күз карашып әңгәмәләште. “Районыбыз кичә, бүген, иртәгә” темасына әңгәмә барышында студентларыбызны һәм яшьләрне кызыксындырган сораулар, районыбызның киләчәге, агымдагы елга үсеш өчен нинди максатлар куелганлыгы, икътисадый һәм социаль үсеш проблемалары һәм башкалар кызыксындырды.

       Очрашу азагында Реканс Фәнил улы студентларга үгет-нәсихәт итеп: “Тырышып укыган, ныклы белемле, инициативалы яшь белгечләр районыбызга нык кирәк, ” – дип дәртләндергеч мөрәҗәгать җиткерде.

       Очрашуда катнашкан яшь райондашларыбызга укуларында уңышлар, тырышлык, тел ачкычлары, зиһен, ә алар белән аралашкан җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерәбез.

 

 

Индира Латыйпова әзерләде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей