Чираттагы эшкуарлык сәгате үтте

Үткән атнада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чираттагы Эшкуарлык сәгатен урынга чыгып үткәрде. “Карагай” ял базасы территориясендә “Ял көне туры” проектын тормышка ашыру өчен әзерләнгән объектлар тикшерелде. Әлеге база ел әйләнәсенә район халкының яраткан ял урыны булып танылды һәм спорт ярышларын оештырып үткәрү мәйданчыгы ролен дә үти. Яңа “Ял көне туры” проекты да райондашларның күңеленә хуш киләчәгенә шик юк. Проект инициаторына база биләмәсен төзекләндерү буенча киңәшләр бирелде, чаңгы базасын кышкы сезонга әзерләү мәсьәләләре сөйләшенде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей