Эшләнәсе эшләр күп әле
Узган елда «Колос» хуҗалыгы эшчәннәре ярыйсы гына уңыш җыйнап алды. Моңа, әлбәттә, алдан яхшы әзерлек белән килү, техниканы сыйфатлы төзекләндерү нәтиҗәсендә иреште алар.
– Шуңа язгы-кыр мәшә-катьләре чорында басуда туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларының ватылу күренешләре булмады, – ди предприятие директоры Камил Галиев. Отчет җыелышында җитәкче керемнәр һәм чыгымнар турында сөйләде. 2020 елда басуларның сыйфатын яхшырту өчен 80 тонна ашлама, 30 миллионнан артык сумга куәтле техника алынган. Басучылыкта «колос»лылар районда һәрвакыт алда бара. Киләсе ел уңышына да ныклы нигез салынып, җирләр туңга сөрелеп, уҗым культуралары чәчелеп, келәтләргә сыйфатлы орлык салып куелган. Предприятие директоры бу елны хуҗалыкта рапс культурасы чәчеп, аңардан югары уңыш алу нияте барлыгын әйтте һәм терлекчелек тармагында маллар санын арттырып, сыйфатлы продукция җитештерүне алга куячакларына басым ясады. Хуҗалыкның баш инженеры Гаян Хазинуровны олы юбилее уңаеннан котлап, аңа бүләк тапшырылды.
