Эшләр гөрләп бара

Районда барлыгы 32400 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчелде. Шуның 5420 гектарына көздән арыш чәчелеп калдырылды. Район буенча барлыгы 14800 гектарда бодай, 6700 гектарда арпа, 2200 гектар мәйданда солы, 700 гектарда карабодай, 1700 гектарда борчак, 871 гектар мәйданда вика, 1590 гектарда рапс, 940 гектарда кукуруз һәм 3310 гектар мәйданда берьеллык үләннәр чәчелде.   
26 майдан басуларда корткычларга каршы борчак, арпа эшкәртелә башлады. Шулай ук чүп үләннәренә каршы химик утау эшләнә. 10000 гектар мәйданда ул эшләнеп беткән. 
Ленин исемендәге, «Салават», «Колос» хуҗалыклары мал азыгы хәзерләүгә чыкты. Әлеге вакытта кәҗә үләне чабыла, люцерна өлгереп килә.
Хәлил Минһаҗев, авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей