Хезмәтеннән ямь таба
«Урожай» җәмгыятендә терлекчелек тармагында эшләүче алдынгылар бик күп. Алар арасында савучы Илүзә Мөхәмәтшина 30 елдан артык гомерен шушы хуҗалыкта сыер савучы хезмәтенә багышлый. Бәләкәйдән әнисе янында сыер саварга өйрәнеп үскән кыз, башка яшьләр сыман шәһәргә китмичә, туган авылында авыл хуҗалыгында эшкә кала. Эш дәверендә алдынгы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталарына да ия булган ул. Яраткан эшенең мондый нәтиҗәсен күрү – бик зур бәхет, әлбәттә. Ә эшен чыннан да ярата Илүзә.
– Фермадагы сыерларның һәрберсенең исеме бар, минем тавышны таныйлар, дәшү белән урыннарына килеп басалар. Башка халат кисәм, ятсынып, исни башлыйлар. Эшне яратырга кирәк, –дип сүзен тәмамлады савучы. Гаиләсендә дә Илүзә Мөхәмәтшина бәхетле.
