Һәр эшнең үз кешесе
«Зарипов» крестьян-фермер хуҗалыгы районда иң тотрыклы хуҗалыкларның берсе. Биредә малчылык тармагы зур үсеш ала. Бу хуҗалыкта җитештерелгән продукциянең хәләл булуы да күп кенә сатып алучыларны үзенә җәлеп итә. Монда шулай ук Корбан бәйрәмнәренә һәм башка мөселман чараларына корбан чалына. Чалу цехы ветеринария таләпләре буенча төзелгән. Бар уңайлыклар да булдырылган. Барып керү белән чисталык әллә каян күзгә ташланып тора.
Чалынган ит сыйфатын югалтмасын өчен эшкәртү цехына иткәнче салкында тотыла. Моның өчен бер баш мал сыерлык суыткыч та бар. Бу цехны менә берничә ел инде Казанда ислам университетын тәмамлаган Адрахман Дүсмәтов җитәкли. Ул итне мөселман кануннары буенча бар шартын да китереп чала. Шунлыктан аларның үзләренең сатып алучылары бар. Гаиләләрендә бәби туса да мөселман халкы бирегә корбанга сарык чалдырырга килә. Адрахман, үз эшенең остасы буларак, бу изге эшне ихлас күңеле белән башкара.
