ИКЕЛӘТӘ БӘЙРӘМ КӨНЕ!
12 декабрь илебез халкы тарафыннан Рәсәй Федерациясе Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Илебезнең төп документында: «Гаилә – дәүләт яклавы астында», – дигән юллар бар (38нче маддә). Әйе, чынлап та, яңа гына төзелгән һәм күп балалы гаиләләргә Хөкүмәтебез, район хакимияте һәрдаим ярдәм итә, авыл җирлегендә торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр бирелеп тора.
12 декабрьдә районыбыздагы ике мәхәббәтле пар өчен икеләтә бәйрәм булды, чөнки алар җәмгыятьнең мөһим ячейкасын – яңа гаиләләр төзеделәр. Чакмагыштан Булат Рәфис Хәмидуллин улы белән Ирина Илшат Маннанова кызы, Яңа Бирде авылыннан Илсур Шәкүр улы Нәфыйков һәм Лиана Динар кызы Әлмиева законлы никахка керделәр.
Гомер бәйрәмнәре белән аларны муниөипаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова тәбрикләде, яшь парларга ул һәр көннәре «Мин сине яратам! Мин синсез яши алмыйм!» дигән матур сүзләр белән башлануын теләде. Район җитәкчелеге һәм Чакмагышның социаль үсешенә ярдәм итү хәйрия фонды исеменнән тапшырылган бүләкләр исә – яшьләргә карата булган хөрмәт, игътибар билгесе.
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән чыккач, кияүләр белән кәләшләр Никахка керүче яшь парлар паркына юл алды. Әлеге паркның проекты Башкортстан Башлыгы грантына конкурсында җиңүе, район үзәгендә төзелүе турында гәзитебезнең алдагы саннарында язган идек.
Яшь парлар паркта урнашкан «Сөю агачы»на йозак элделәр, «Бәхет күпере», «Гашыйклар эскәмиясе», балдаклар янында истәлеккә фотосурәткә төштеләр. Гаилә альбомында сакланачак иң кадерле, иң гүзәл битләр булачак бу!
Яңа оешкан Хәмидуллиннар һәм Нәфыйковлар гаиләләр парктагы матурлыкны барлыкка китерүче барлык якташларыбызга, республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур, диләр. Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Яшь, матур гаиләләргә карап күңелләрдә бары тик соклану хисе туа. Бер-берсенә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкта корылган гаиләләр hәрвакыт нык hәм бәхетле була. Аллага шөкер, районыбызда матур яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булып торырлык гаиләләр күп. Яңалары да туып кына тора!
