Икесе бер жан , алтмыш ел матур пар булып

Менә шулай матур гомер итә авылыбызның уңган гаиләләренең берсе  Разия һәм Самат Баһмановлар.
Чыннан да бер жан кебек алар, берсен берсеннән һич аерып карап булмый.Икесе дә булдыклы, икесе дә уңган, сабыр, игелекле, тату булганга, авылдашлар арасында да бик абруйлы һәм хөрмәтле алар.
  Йорт хужасы авылда алтын куллы осталарның берсе санала, чөнки ир кеше кулы кирәк булган барлык эшләрне дә коеп куючан ул.Хәләле Разия апа да аңардан һич калыша торганнардан түгел: аш-суга, кул эшләренә, бакча үстерүгә, мал-туар, кош-корт тәрбияләүгә дисеңме -- берсендә дә сынатмый.Авылда шуңа да гомер-гомергә булдыклы, игелекле киленнәрдән саналды, мөлаемлеге, сабырлыгы белән дә гел аерылып торды.
  Алар икесе дә үзләреннән яшьрәкләргә дә, өлкәнрәкләргә дә гел киңәш-табышлы да, күршелекле, кешелекле дә була белделәр., өлкән яшьтә дә , элеккечә, авылның жәмәгать эшләрендә дә гел активлар.
  Шушы уңган гаиләдә  алар туган илгә 4 егет тәрбияләп үстерде.Уллары да,  әти-әниләренә охшап, бар яклап та булдыклылар, үзләренә охшаган һөнәр алып, хезмәт урыннарында үрнәклеләрдән саналалар, гаиләлеләр ,авылга еш кайтып, әти-әниләренә хужалык эшләрендә ярдәм итеп торалар.
 Баһмановлар вакытлы матбугат басмаларына да авылда тәүгеләрдән язылып куючан.Алар бигрәк тә районның " Алга", республиканың "Өмет" гәзитләрен кулдан төшерми яратып укый, авылдашларын да гәзит-журналлар алуга өндәп, үз артларыннан ияртә беләләр.
  Алтмыш ел бергә тату гомер иткән парга якыннары, туган-тумачалары , авылдашлары , балалары, оныклары сокланып туя алмый.

Рафига Усманова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей