Илле ел илле көн кебек
Быел алтын туйларын билгеләп үткән Анфиса апа белән Нәкыйб абый Раяновлар бергә узган илле еллык гомерләрен илле көнгә генә тиңләгәч, бигрәк бәхетле парлар инде. Шат күңелле, көләч йөзле Нәкыйб абый белән Анфиса апа әле дә бер-берсенең күзләренә генә карап тора.
Гаилә башлыгы Сәлимовка авылында ишле гаиләдә туган. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң МСОда тракторчы-экскаваторчы булып эшли башлый. Уңган, тырыш хәзмәткәрнең фотосурәте МСОның Уфадагы баш конторасының Мактау тактасында эленеп тора.
Анфиса апа Иске Мостафа авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе дә, зурәнисе дә кул эше осталары, нәселдән килгән бу кәсепне кечкенә Анфиса да үз итә. Матур-матур чәчкәләр, төрле сыннар бәйли, чигә. Читтән торып Кырмыскалыда кранчы һөнәрен үзләштереп, МСОда хезмәт итә. Икесе дә хезмәт ветераны, аларның хезмәте күптапкыр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.
Гаиләдә дүрт бала туа. Әти-әни үрнәгендә алар да эш сөючән булып үсә. Хәзер инде барысы да үзаллы тормыш көтәләр. Оныклары, оныкчыклары булуына шатланып, аларга изге теләкләрен теләп, киңәшләрен биреп, каршы алып, озатып калалар. Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер иткән Раяновларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде.
