Изге сәгатьтә, игенче!

Ата-бабаларыбыздан калган бик матур әйтем бар: “Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың”. Менә шушы сайрашыр чак җитте. Сишәмбе көнне районда узган  агроконференциянең төп максаты да вакытында язгы-кыр эшләрен башкарып чыгар өчен бурычлар билгеләү иде.

Агроконференциядә төрле төр милектәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл биләмәләре башлыклары, белгечләр,  аграр фән һәм компанияләре вәкилләре – барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Конференцияне район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачты.

–Авылда иң ихтирамлы кеше – икмәк үстерүче ул, димәк сез. Безнең шушы чара – бүгенге көннең беренче таләбе. Узган ел белән чагыштырганда авыл хуҗалыгында динамика сизелә, үсеш бар. Бары тик туктамаска, алга таба тырышып эшләргә генә кирәк. Безнең алда зур бурыч тора – язгы-кыр эшләрен тиешле срокларда башкарып чыгарга кирәк, – диде ул.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов язгы кыр эшләрен башкару бурычлары белән таныштырды.

–Районда бөртекле культураларның чәчүлек мәйданы 32500 гектар тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда 2 мең гектарга артыграк. Көздән 5420 гектарда арыш чәчеп калдырылды. 14800 гектарда – бодай, 6700 гектрада – арпа, 2200 гектарда – солы, 700 гектарда – карабодай, 1700 гектарда – борчак, 871 гектар мәйданда вика чәчеләчәк.  Яхшы уңыш алыр өчен вакытында орлык фондын яңартырга һәм минераль ашламалар сатып алырга да кирәк. 2020 елда 320 тонна элиталы орлык сатып алынса, агымдагы елда 360 тонна алуны планлаштырдык, шуның 345 тоннасы сатып алынган инде.

Минераль ашламаларга килгәндә, 2020 елда 570 тонна ашлама алган булсак, быел исә 1020 тонна планлаштырылды (930 тонна алынды).

Язгы-кыр эшләренең уңышы шулай ук төзек һәм сыйфатлы техникага турыдан туры бәйле. Узган елда 90 млн сумга техника сатып алган идек, шуның 42 млн сумы “Росагролизинг” программасы аша булды. Бүгенге көнгә 49,1 млн сумлык техника алынды, янә 70,9 млн сумлык техникага ризалык бирелде, шуларның кайтуын көтәбез. Һәркемгә билгеле, искене күпме генә ямасаң да, ул иске булып кала. Яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, авыл хуҗалыгында эшләр өчен яңа кадрлар табарга телибез икән, яңа, куәтле техника сатып алырга тырышырга кирәк, – диде ул үз чыгышында.

Безнең урман-дала зонасында язгы-кыр эшләре үзенчәлекләре турында Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәзит Нурлыгаянов сөйләде. Аның туфрак составын карап ашламалар кертү, теге яки бу культураны чәчү вакытлары, рапс, кукуруз кебек культуралар үстерү үзенчәлекләре, орлыкны агулап утыртуның уңышлы алым булуы турындагы чыгышы конференциядә катнашкан һәркемгә ошады. Яхшы уңыш алам дисәң, фәнгә таянырга кирәклеген ассызыклады ул.

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗевның чыгышы язгы чәчү үзенчәлекләре турында булды. Ул орлык торышына, сортларга, дым каплатуга аерым игътибар бирде.

Идарәлекнең баш инженеры Илшат Ханнанов басуларга чыгасы техника торышы белән таныштырды, ягулык-майлау материаллары туплау мәсьәләсен күтәрде.

–Бүгенге көнгә районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары һәм предприятиеләрендә 174 трактор, 119 чәчү машинасы (шуларның 9ы чәчү комплексы), 109 культиватор, 106 сабан, 1540 тешле һәм 34 дисклы тырма, 48 йөк автомобиле (шулардан 11 КамАЗ) бар. Тракторлар һәм чәчү машиналары тулысынча төзекләндерелгән, аграрийлар агрегатларны комплектлауга башлады. Әмма кадрлар мәсьәләсе кискен булып кала, чөнки әлеге вакытта эшләп йөргән механизаторларның күбесе пенсия яшенә якынлашкан. Авыл хуҗалыгына яшьләрне җәлеп итү өстендә эшләргә кирәк, – диде ул.  Шулай ук ул хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә, басуларга эшкә чыкканчы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре медицина тикшерүе һәм инструктаж үтәргә тиешлеген белдерде.

Баш зоотехник Ленар Баһауов – агымдагы елның беренче кварталына малчылык торышы, баш экономист Ришат Муллагалиев авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен субсидияләр, Россельхознадзор инспекторы Илгиз Гатауллин закондагы үзгәрешләр турында сөйләде.

Агроконференциянең пленар өлешенә йомгак ясап, район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев барлык эшләрне дә фәнгә таянып эшләргә чакырды. Туфракны анализга алып, аның состав үзенчәлекләренә карап чәчәргә, вакытын уздырмыйча дым каплатып калырга кирәклегенә басым ясады.

–Икмәк булса гына җыр була. Шушы гыйбарәне онытмыйк. Язның бер көне елны туйдыра дип юкка гына әйтмәгәннәр. Язгы-кыр эшләрен исән-имин, хәвеф-хәтәрсез уздырып җибәрик, өстәлләребезнең муллыгы, ил-көннең сыйлы булуы нәкъ авыл хуҗалыгында эшләүчеләрдән тора. Алда – җаваплы чор, – диде ул.

Конференциянең практик өлеше Ленин исемендәге хуҗалыкта дәвам итте. Биредә язгы-кыр эшләренә җәлеп ителәчәк барлык төр техника да ремонтланган, буялган, сафка бастырылган. Куелган һәр техниканың басуда башкарачак эше, сыйфатлы итеп җир эшкәртү өчен ничек эшләргә тиешлеге үзенчәлекләре белән авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев таныштырды. Шушы хуҗалык директоры Илдар Исхаков биредәге әзерлек турында сөйләде.

Яз ашыктыра. Аны туктатып торып булмый. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алда торган бурычларын уңышлы башкарып чыксын. Изге сәгатьтә, игенче!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей