“КЫЗЫЛ БАЛЫКЧЫ» ЯДКӘРЛӘРГӘ БАЙ

Кандракүлдә үзенчәлекле музей ачылды

“Туймазы хәбәрләре” гәзитенең июнь сан-нарының берсендә Кандракүлдә яшәүче Раян Баһаутдиновның үз ихатасында сугышкача һәм сугыштан соңгы заманга хас балыкчылар көнкүрешен чагылдырган бихисап күп үзенчәлекле ядкәрләр туп-лавы һәм кайберләрен үз куллары белән ясавы турында бәян ителгән иде: бу борынгы эш кораллары, йорт кирәк-ярагы, данлык-лы якташларының фотолары...
Шушы көннәрдә йорт карамагындагы һәм туган якны өйрәнүче тарафыннан Кандракүлдә үткән гасыр башында эшләгән төбәк балыкчылары артеленә атап, “Кызыл балыкчы” дип исемләнгән булачак музей күргәзмәләрен ачу тантанасы узды. Шул уңайдан авылга БР Милли музее баш директоры Марат Зөлкәрнаев, язучы-сатирик, шагыйрь, публицист, республика ветераннар советы президиумы әгъзасы Марсель Сәлимов, Туймазы тарих-туган як музее директоры Татьяна Малькова, Николаевка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Фәнис Хөснетдинов килде.
Район ветераннар советы рәисе Нурулла Бикчуров музейны оештыручыга Рәхмәт хаты тапшырды. Раян Талбетдин улының тарих белән мавыгуын сыйныфташлары, дуслары, якташлары да игътибарсыз калдырмаган. Чарага килүчеләр тарихны, туган ягыбызның рухи һәм матди мәдәниятен тергезүчегә тынгысыз хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде. Шулай ук музей үсеп килүче буынны әхлак-ватанга тугрылык рухында тәрбияләүгә саллы өлеш кертер дигән ышаныч белдерде.

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей