Өч елда – 17 миллиард сум

2021 елгы корылык шартларында авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү өчен өстәмә бюджет акчалары  юнәлтелде.

2022 елда Башкортстан бюджетыннан авыл хуҗалыгына ярдәм күләме 6,6 млрд. сум тәшкил итәчәк. Алдагы ике елда казнадан агросәнәгать комплексына елына 5,4 млрд. сум бүлү планлаштырыла. Бу хакта республиканың финанс министры Лира Игтисамова хәбәр итте.

 “Агымдагы 2021 елда һәм киләчәк 2022 ел өчен дә авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү өчен өстәмә чыганаклар таба алдык”, - диде министр.

Автор:Таҗиева Руфина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей