Спорт – аның юлдашы
Яңа Тазлар авылында яшәүче Ралия Карам кызы Назарованың кара көзгә кадәр аллы-гөлле шау чәчәккә күмелеп, хуш ис таратып утырган бакчасына туктап сокланмый узып китә алмыйсың. Бакчада нинди генә чәчәк, җиләк-җимеш, куаклар үсми. Хуҗабикәнең уңганлыгын, тырышлыгын дәлилләп, бөтен авылга ямь биреп утыра ул.
Ралия апаның балачагы сугыш елларына туры килә. Яше дә тулмаган баланы ачы сугыш әти тәрбиясеннән мәхрүм итә. Илдә ачлык-ялангачлык, ике кызы белән ялгыз калган ана кешегә бик тә авыр була. Балаларны үлем тырнагыннан алып калу өчен күпме көчләр түккәндер Мәмдүхә әби. Еллар үтә тора. Ралия да әкренләп кул арасына керә башлый. Басуга әнисе белән чүп утарга, урак урырга йөри. Гаиләдә ике кызы – апалы-сеңелле ике яклап ярдәмләшә башлагач, әнисенең күңеле күтәрелеп китә. Туган авылында мәктәп булу да куанычлы әле. Ул 7 классны авылда, 8нчене – Борай беренче санлы мәктәбен тәмамлап, кулына өлгергәнлек аттестаты алып, дус кызлары белән торф чыгарырга китә. Әмма ике елдан соң әнисен, авылын сагынып кире авылга кайта. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Һөнәр алу теләге көннән-көн арта бара Ралиянең. Әнисе белән киңәшләшеп, ул Свердловск шәһәренә токарьлеккә укырга китә. Бу һөнәрнең асылына төшенеп, кулына диплом алып, район үзәгендәге ремонт-техник предприятиесенә эшкә кайта кыз. Үсеп буй җиткергән кызның никах сәгате дә суга. Чишмә-Борай авылы егете Данил белән чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Тормыш иптәше МСОда эретеп ябыштыручы булып эшли. Ике яшь йөрәк бик матур итеп яши башлый. Ләкин аларның бәхетле тормышлары озакка бармый, балачак авырлыкларымы, дөньяның сынавымы – Ралияне авыр чир ега. Бик озак көрәшергә туры килә аңа. Көчле рухлы хатын үз-үзен кулга алып, авыруларын җиңеп чыгып, 12 ел ветеринария шифахәнәсендә ветсанитар, аннан соң хаклы ялга чыкканчы сельхозхимиядә келәт мөдире булып хезмәт сала.
Биредә эшләгән елларын ул гомерендә иң шатлыклы чорның берсе буларак искә ала. Сәламәтлеген ныгытырга теләге булгач, аңа әледән-әле шифаханәләргә путевка да тәкъдим итәләр.
“Шушы коллективта эшләгән елларымда тормыш юлына яңадан аяк баскандай булдым, авыр чирләр дә артта калды, чараларда катнашуга кызыксыну уяттылар. Спорт комитеты рәисе Хөрмәт Әмировның чакыруына оялып кына барсам да, коллектив ярышларында үзем эшләгән оешманы алгы сызыкка чыгару өчен бөтен көчемне салдым. Ату, отжимание, чаңгы ярышларында район чемпионы исеменә дә лаек булдым. Шуның өчен дә хезмәттәшләрем мине әле дә ташламый, һәрвакыт хәлемне белеп торалар, минем өчен кылган изге эшләре өчен барысына да рәхмәт сүзләрен юллыйсым килә”, – ди Ралия Карам кызы.
Сырхаулардан арынып, аягына басуына шатланып, җәй буе урманда үскән һәрбер үләннең нинди чиргә дәва икәнен аңлап, чәчкәсеннән, тамырыннан файдасын тапкан Ралия апа үләннәрне җыеп, киптереп авырулардан зарланган кешеләргә киңәшләрен биреп, үләннәрне ничәк кулланырга кирәк икәнен аңлатып, белгәннәрен өйрәтеп, халык медицинасының никадәр көчле икәнен иренми сөйләп бирә һәм үзе дә шушы үләннәр белән дәвалана. 82нче яшь белән барганда да быел Өлкәннәр көненә багышланган спорт чарасында катнашып, күпләрне хәйран калдырды. Үзенә тиңләшүче булмавына инанды, үләннәрнең файдасы бар икәнен дәлилләде. Район ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов һәм тренер Радик Хәмидуллин Ралия апаны кышкы чаңгы ярышында көтеп калуларын әйттеләр, аңа яңадан-яңа уңышлар теләделәр.
Спорт – аның юлдашы. Районда үткән барлык спорт төрләрендә дә Ралия апа үзен һич сынатмый, спорт белән янәшә атлый.
Зинера Дәүләтова,
