“ТИМЕР АТ”ЛАР ТЕЛЕН “АҢЛЫЙ” АЛАР

Ринат Шәйхетдиновны без “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативының “Президент басуы”нда район мәдәният йортының “Чаткылар” агитбригадасы чыгыш ясаган төшке ял вакытында очраттык. Бу көнне ул “Т150” тракторында сенажга салыначак яшел массаны басудан ферма янына, базлау урынына ташый иде. Хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторларының берсе булган Ринат Рифат улы Тайняш авылында туып үскән. Кече яшьтән үк техниканы үз итеп үскән егет мәктәпне тәмамлаганнан соң район һөнәрчелек училищесында күңеленә якын булган игенче һөнәрен үзләштерә. Хәрби бурычын үтәп, солдат хезмәтеннән кайткан көннәреннән башлап аның язмышы туган авылыннан аерылгысыз. Армия сафларында ныгынып, тормыш мәктәбен үтеп кайткан егет “тимер ат” – куәтле тракторны иярләп, туган якның киң кыр-басуларын иңли. Ул көннәрдән башлап хәзер инде өч дистә елдан артык вакыт үтеп киткән. Ә бу шул кадәр үк язгы чәчү, үсентеләрне тәрбияләү, мал азыгы хәзерләү һәм һәр игенче ашкынып көтеп алган кызу урак чоры, көнне төнгә ялгап эшләгән тынгысыз көннәр-айлар, дигән сүз. Бу еллар эзсез генә үтмәгән, әлбәттә – аның күңелендә уңыш өчен бик уңай килеп сөендергән дә, айлар буенча җиргә бер тамчы да яңгыр төшмәгән, эссе кояшы үсентеләрне көйдергән корылыклы еллары да, койма яңгырлары белән тир түгеп, зур  тырышлык салып үстерелгән уңышны җыеп алырга ирек бирми җанны әрнеткән чорлары да булгандыр.
Нинди генә булмасын, вакыт һәм көч белән исәпләшми, булсынга дип бар күңелен биреп эшләгән бу еллар туган авылына, сайлаган һөнәренә бар күңеле белән бирелгән Ринат Рифат улына матди булмаган зур байлык – тәҗрибә, осталык та бүләк иткән. “Хуҗалыкның иң тырыш, җитез механизаторларының берсе ул. Нинди генә техникага утырса да, бер вакытта да сынатмый. Үзенә йөкләтелгәнне һәрвакыт җиренә җиткереп, сыйфатына сүз тидермәслек итеп башкара. “ДТ”, “Алтай” тракторларында эшли башлап, зур тәҗрибә туплап, менә шушы заманча техникада эшли башлады”, – диләр аның турында кооператив җитәкчеләре. – Әлбәттә, яңа техниканың куәте дә элеккегеләр белән чагыштыргысыз. Мондый тракторга идарә итә башлагач,тәҗрибәле игенченең күңеле тагын да дәртләнеп, җитештерүчәнлекне арттырып эшли башлады. “Техникага җанытәне белән береккән, аның бар серләрен белгән кеше”, – диләр гадәттә аның кебек үз һөнәренең осталары турында. Хезмәте дә, тормышы да сокланырлык Ринат Рифат улының. Гомер юлдашы Эльвира белән тату гаилә корып, күркәм дөньялар булдырып, Финат, Илназ, Рәмил исемле өч улларына яхшы тәрбия биреп, үзләренең хезмәт үрнәгендә үстергәннәр. Эльвира Әзһәр кызының да хезмәте тынгысыз – ул авылдагы почта бүлекчәсе начальнигы. Улларының берсе хәзер үз гаиләсен, үз тормышын корды. Кечкенә кызчык алып кайтып, әтиәниләрен тәүге онык сөю бәхетенә дә ирештерделәр яшьләр. Ике уллары әле белем ала.

 Наил Галимҗан улы Җиһаншин – Яңа Балак авылыннан. “Герой” кооперативының тәҗрибәле водительләренең берсе, яшьләрнең остазы да ул. Тырышлыгы, уңганлыгы белән якташлары һәм хезмәттәшләре арасында ихтирамхөрмәт яулаган. “Техниканы яхшы белә, өзеклек-ватылуларга юл куймый, үзенә йөкләтелгәнне җиренә җиткереп башкара торган намуслы хезмәткәрләрнең берсе”, – диделәр безгә аның турында. Ерак җирләрдән кайтканнан соң гаиләсе белән шушы авыл биләмәсендә төпләнеп, хуҗалыкта 18 елдан артык тырыш хезмәт сала ул. Бу елларда меңнәрчә километр юллар үтеп, кооператив үсешенә үз лаеклы хезмәт өлешен керткән. Без барган көнне дә куәтле “КамАЗ” автомашинасында сенаж массасын басудан ферма янындагы саклау урынына ташый иде ул. Әлеге вакытта, хуҗалыкта урып-җыю эшләре башланганнан соң, янә дә җаваплы эш башкара – басудан җыеп алынган ашлыкны амбарга ташый. “Бу “КамАЗ”да биш еллап эшлим инде. Техника төзек, яңа булгач, эшләве дә күңелле, эшнең авырлыгы сизелми”, – ди ул. Шушы еллар дәвамында тырышлыгы, уңганлыгы-булганлыгы белән хөрмәт яулаган Наил Галимҗан улы гомер юлдашы Гүзәл белән матур дөнья корып, күркәм гаиләдә кызларын тәрбияләп үстергәннәр. “Гомумән, бу егетләр – колхозыбызның үсешенә зур өлеш кертүче, тырышлыклары, осталыклары белән бик күпләргә үрнәк булып торырлык егетләр. Алар белән һич икеләнеп тормый зур эшләргә тотынырга һәм уңышлы башкарып чыгарга була”, – диде безгә Ринат Шәйхетдинов белән Наил Җиһаншин турында хуҗалыкның профсоюз комитеты рәисе Рәфис Бәдретдинов.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей