Төп бурыч – мал азыгын күбрәк әзерләү

Авыл хуҗалыгының бүгенге көндә актуаль мәсьәләсе – алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү. Шушы көннәрдә үткән семинар-киңәшмә нәкъ шуңа багышланган иде. Анда авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы  Ильвер Нурмөхәмәтов, белгечләре, крестьян-фермер һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре, авыл биләмәләре башлыклары катнашты. 
Семинар  «Салават» хуҗалыгында узды. Хуҗалык җитәкчесе Ринат Раянов сүзләренчә, терлек азыгы әзерләү техникасы җитәрлек,  алар әллә кайчан яхшылап әзерләп куелган – ургыч комбайннар, печән җыйгыч, төягеч, яшел масса ташу өчен техника бар да эштә. Хуҗалыкта егерме кеше эшли. Әлеге вакытта биредә сенаж салу эше тулы куәтенә бара. Тукран авылындагы ферма янындагы траншеяга 500 тонна сенаж салыначак.  150 гектардагы люцерна һәм кәҗә үләне дә шушы траншеяларга вакытында җыелып алыначак. Елның коры килүе күп кенә культураларны көйдереп, юкка чыгарды, шуңа күрә булган уңышны вакытында, сыйфатлы чагында җыеп ала барырга кирәк.
–Терлек азыгының сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле. Азыкның сыйфаты юк икән, димәк, сөтнең дә сыйфаты булмаячак. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим, – дип семинарда чыгыш ясады районның баш агрономы Хәлил Минһаҗев. – Витаминнарга бай рационлы мал азыгы алу өчен люцерна һәм кәҗә үләнен бергә аралаштырып чәчәргә һәм  мул уңыш алу өчен печәнлекләрне дүрт ел саен алыштырып торырга кирәк. Урып-җыю эшләренә техниканы, ашлык кайтаруга амбарларны әзерләү мәсьәләләрен дә күздән ычкындырырга ярамый. Атна эчендә пар җирләрен эшкәртүне дә тизләтергә кирәк. Шул ук вакытта башка кыр эшләрен дә онытмыйча, чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртү эшләрен дә тизләтү мөһим.   
Шулай ук район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов люцерна,  клевер, кәҗә үләне кебек азык культураларының җитешү срокларын атады һәм сыйфатлы азык салу технологиясе турында сөйләде.
Ильвер Габдулла улы кукуруз һәм люцерна чәчелгән басулар белән таныштырды, киләчәктә безнең климат өчен яраклы сортларны терлек азыгы әзерләүдә куллану планнары белән уртаклашты. Сыйфатлы мал азыгы әзерләп,  мул артым алырга кирәклеген әйтте. Шулай ук районда узачак Сабан туенда бердәм булып катнашырга чакырды. Механизаторларга, авыл хезмәтчәннәренә техник хәвефсезлек таләпләрен үтәп, бәла-казасыз эшләргә кирәклегенә басым ясады. 
Семинарда катнашучылар сыйфатлы мал азыгы хәзерләү буенча фикер алыштылар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей