ТУЛЫ ӘЗЕРЛЕК БЕЛӘН КАРШЫЛЫЙЛАР
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозы эшчәннәре язгы басу эшләренә тотыныр мәлне зур түземсезлек белән көтә. Чәчүлекләргә керер вакыт хәзер көннәр, сәгатьләр белән генә исәпләнелә инде, ә игенчеләр кызу эш башланыр алдыннан булган техника төрләрен, барлык агрегатларны яңадан күздән кичереп чыгалар. Хуҗалыкның баш инженеры Илдар Вәгыйзь улы Миңлегалиев белән Каразирек авылындагы машина-трактор мастерскоенда очраштык. Гараж эчендә тигез рәтләр белән тезелеп куелган чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторларның һәркайсы басуга бүгеннән чыгарга әзер. Күптән түгел үткән техник тикшерү йомгаклары да яхшы, тех ника берәмлекләре торышына тел тидерерлек сәбәпләр табылмаган. — Бүген барлыгы 20 данә трак торларыбыз гына бар, — диде Илдар Вәгыйзь улы, – шулардан 6сы – чылбырлы, 14 данәсе – көпчәкле тракторлар. Язгы басу эшләрендә аларның 16сы катнашачак. Көздән үк яхшылап карап, көйләп, чәчүгә чыгарга 3 чәчү агрегаты, 3 культиватор, 5 тырмалау, 4 кәтүкләү агрегатларын әзерләдек. Әле барысын да тагын күз уңыннан кичерәбез, төзексезлек килеп чыгып, көне ел туйдырыр мәлдә сынатырлык булмасын, дип тырышабыз. Баш инженер белән иң тәүдә куәт ле “К-744” тракторын иярләгән Айдар Әһәлетдинов янында тукталдык. Күптән түгел генә алынган әлеге тракторга махсус туфрак эшкәрткеч “БДМ-6” агрегатын тагып, барлык узелларының төзеклеген тикшерә яшь, булдыклы механизатор. Туфрак әзерләп беткәч, чәчкеч комплекс тагып алачак һәм берьюлы чәчеп, ашлама кертеп, кәсләрне ваклап, туфракны тыгызлап та барачак икән. Чехиядә җитештерелгән “АНТ-4135F” маркалы 130 ат көченә ия өр-яңа тракторны хуҗалыкның булдыклы механизаторы Ирек Бохаровка беркеткәннәр. Туфрак эшкәртергә культивацияләү агрегатын тагып бүгеннән эшкә чыгарга әзер үзе. Без булганда өстәмә рәвештә дисклар запасы булдыру белән мәшгуль иде. Үзенә беркетелгән “Джон Дир” тракторын һәм чәчкеч агрегатын чираттагы чәчү кампаниясенә әзерләп бетергән булдыклы механизатор Рамил Камалетдиновны һәм аның алмашы Фидан Латыйповны соңгы көйләү эшләрен тәмамлап килгән мәлдә фотога төшереп алдык. Һәр елдагыча, техникалары сынатмасын өчен алар һәммәсен дә алдан хәс тәрләп куярга күнеккән. Фирдәвис Хафизов үзенең “Т-70” тракторына кәтүкләү агрегатын тагарга әзерләнә. Шулай ук эшкә тотыныр алдыннан техникасын да, тагылма агрегатны яңадан бер тапкыр карап-тикшереп чыгу белән мәшгуль. “ДТ-75” тракторларын йөртүче Искәндәр Еникеев белән Илфир Мостафин да бүгеннән үк җир эшкәртүгә тотынырга әзерләр. Күз алдыбызда “Т-150” тракторын кабызып гараждан чыгарып, Фәндәвис Мирзаянов аңа “БДП-6” агрегатын тагып, күтәртеп-төшереп карап, һәр дискысын беркеткечләрне яңадан кысып чыгу хәстәрен күрде. Остаханә ихатасында рәтрәт булып тезелеп куелган чәчкечләр, культиватор, тырмаларның һәр-кайсын бүген үк тагып эшкә керешергә мөмкин. Бу хакта яныбызга килеп җиткән хуҗалык идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов җиткерде. Тиешле кондициягә җиткерелгән яхшы сыйфатлы чәчү орлыгын гербицидлап эшкәртә дә башлаганнар инде. Чәчү чорына һәм мал азыгы хәзерләү кампаниясе башланганчы җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, гербицидлар запасы туплап куелган. Шушы көннәрдә сыеклатылган газ ягулыгында эшләүче ашлык киптергеч кайтартылып монтажлана башлаячак. Аның ярдәмендә хәтта яңгырлы елларда да җыелган уңышны артык чыгымнарсыз саклау мөмкинлеге ачылачак. Механизаторларны кайнар ашлар белән эш урыннарында тукландыру хәстәрен дә күргәннәр инде, әлегә алар хуҗалык ашханәсенә йөри. Гомумән алганда, победалылар кызу эш көннәрендә булган техниканы эффектлы файдаланып, чәчүне үз вакытында яхшы сыйфатлы башкарып чыгарга йөз тоталар. Табигать шартлары гына уңай килсен һәм бернинди дә тоткарлыклар килеп тумасын иде.
Фанис Амирханов
