Тынгы белмәс ветеран

Тормыш киңлекләрен иңләгәндә хыял канатларын талдырмый, куйган максатларга ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Тырыш, сабыр холыклы, үз эшенең чын остасы булган, тормыш сукмакларын күркәм гамәлләр белән бизәп яшәүче Илдар Мигаз улы Шиһаев турында мәкаләм.
Без аны озак еллар җаваплы урыннарда эшләп, зур тәҗрибә туплаган, зирәк акыллы, тирән фикерле, замана сулышын тоеп эш итүче, алдынгы карашлы җитәкчеләрнең берсе буларак танылган шәхес дип беләбез.
1941 елның 4 июлендә Уфа шәһәрендә Мигаз абый белән Зифа апаның беренче уллары булып дөньяга килә ул. Үсеп, буй җитеп, мәктәпне көмеш медаль белән, аннары Уфа аграр институтының механика факультетында укып, аны кызыл диплом белән тәмамлый. 
1963 елда юллама буенча Борай РТПсына  МТМ мөдире итеп куялар. Әтисенең уң кулы булып үскән егет бик тиз авыл хуҗалыгын үз итә. Аңа Комсомол секретаре эшен дә йөклиләр. Күп тә үтми “Сельхозтехника” оешмасына идарәче итеп үрләтәләр. Шушы чорда оешмада 500гә якын кеше эшли, 150 данәдән артык техникасы була. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт оештырып, коллектив Бөтенсоюз, республика күләмендә ярышларда җиңеп чыгып, Кызыл байракка лаек булган.
Яшь гаиләләргә күпфатирлы өйләр, цехлар төзү, җылыту өчен котельнаялар булдыру, әледән-әле техника яңарту, моторлар ремонтлау өчен электроцехлар ачу кебек эшләргә башы-аягы белән чумган булса да, өлгер егет клубта бию түгәрәгенә йөри һәм шунда ул үзенең гомерлек юлдашын Зәкия Асрар кызын очрата. Алар 50 ел бергә җитеш, матур тормыш корып, өч балага гомер биреп, олы юлга чыгаралар.
15 елдан артык ПМК-6да җитәкче, ПТО начальнигы булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, иң беренче эшчесенең торыр урыны белән кызыксына, монда да ике яклы фатирлар төзетә. 
Хаклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый ул. Тынгы белмәс ветеран 2003 елдан 2017 елга кадәр район ветераннар советын җитәкли. Һәрбер сугыш ветеранын бүләкләү, бакыйлыкка күчкәнен озатуда, язлы-көзле зиратларда өмәләр оештыру, үзешчән сәнгать түгәрәкләрдә ярышлар үткәрү көндәлек мәшәкатьләр белән үрелеп бара. 
Менә шулай көн артыннан-көн, ел артыннан еллар үткән. Балалары үзаллы тормышлы. Зәкия апа 34 ел Борай икенче санлы балалар бакчасының җитәкчесе булса, кызлары Эльвира да әнисе юлында. Ул Сургут шәһәрендә балалар бакчасында мөдир. Русланнары гаиләсе белән Екатеринбург шәһәрендә, кече уллары Рөстәм гаиләсе белән Казанда яши.
Илдар Мигаз улы белән Зәкия апа олыгайган көннәрендә үзләре үстергән горурланырлык балаларының җимешләренә, уңышларына сөенеп гомер кичерәләр. Хәзер инде оныклары да югары уку йортларында белем алалар.
Алдагы гомер юллары озын һәм парлы булсын иде бу гаиләнең. 
Зинера Дәүләтова, 
РТП ветераннар советы рәисе.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей