Тырышлар тормышта үз урынын таба

Беркемгә дә сер түгел, күмәк хуҗалыклар таркалгач, колхозлар беткәч, бик күпләр эшсез калды. Эшсез генә түгел, төшенкелеккә бирелеп, үзләрен җиде юл чатында басып калган кебек хис итте алар. Шул вакытта  билгесезлектән чыгар юлын таба алганнар да байтак булды. Андыйлары арасында бүген үз тырышлыклары, уңганлыклары белән җитеш тормышта яшәүчеләре, үз эшләрен булдыручылары байтак. Кодашта яшәүче Фәйзуллиннар нәкъ шундыйлардан.

Туган авылы Кодашта ата-ана нигезен саклап гомер итү теләге белән авылда калган, колхозда ветеринар булып эшләгән Илфир заман агышына кереп китү юлын яшелчә үстерүдән башларга була. Авыл бакчалары мәйданы шактый, 30 сутый. Шунда ул тормыш иптәше Флүрә белән бәрәңгесен, кәбестәсен күпләп утыртып, җәй буена шуннан чыкмый тәрбияләп, көзен гаилә “кесәсенә” бераз акча кертә. Биш ел буена эш шулай кул көче белән башкарыла. Әмма Илфир да, Флүрә дә бирешә торганнардан түгел, һәрчак алга карап яшәргә, ике балаларының киләчәген аек акыл белән уйларга күнеккән кешеләр буларак, шәхси эшкуар булып теркәлү кирәклеген аңлый. Махсус грант отып, яшелчә үстерер өчен төрлесеннән техника тагылмасы сатып ала.

Бүгенге көндә Фәйзуллиннарның 82 гектар мәйданда үз җирләре бар. Анда бәрәңге, кәбестә утыртыла, бераз өлешенә бодай чәчелә. Шулай ук 35 метр озынлыгы, 6 метр киңлеге булган теплица төзеп, аны полиэтилен белән каплап, кәбестә уҗымы үстерергә җайлап куелган.

–Кәбестә сквозняк булуын ярата. Теплицаны заманча поликарбонат белән тышлау да аны үстерер өчен яхшы түгел. Полиэтилен белән тышлау күпкә отышлы. Әлбәттә, кәбестә үстерүнең үз җае, үзенчәлекләре бик күп инде аның. Аларны кешеләр белән аралашудан, төрле чыганаклардан, интернет челтәреннән өйрәнәбез. Без махсус соң җитешә торган сортларын гына утыртабыз, чөнки аның сакланышы әйбәт, – дип сөйли Флүрә.

Орлыкны Уфа шәһәреннән кайтарталар икән. Теплицада чәчеп, уҗым тышка утыртылыр вакытка җиткәч, басуга махсус техника ярдәмендә утыртыла. Аннан җәй буена аны тәрбияләп үстереп, көзен базарга сатуга чыгарыла. Нефтекама шәһәрендәге күмәртәләп кабул итү базасына да тапшыралар. Көздән сатылып бетмәгән кәбестәне саклар өчен бина төзеп куйганнар. Аны утын ягып, мич белән җылытып, даими бер температурада тоталар.

–Безнең кәбестә бик аз күләмдә генә көздән сатылмый калырга мөмкин. Андый очракта февраль-март айларына кадәр кәбестә шул яшелчәсаклагычта тора. Череми, корымый. Сакланышы әйбәт булган сортларын махсус сайлыйбыз. Аллага шөкер, үз клиентларыбыз бар, көзен күпләп алалмаган кешеләр язын сорап киләләр, – диләр алар үзләре.

Әлеге вакытта бу уңганнар 210 квадрат метр мәйданны биләгән теплицаларын кәбестә уҗымлатырга әзерләп куйганнар. Ябылган, җире казылган, тырматылган, ашланган. Җылы туфракка орлык саласы гына калган.

–Хәзерге вакытта авылдан район үзәгенә яки башка авылларга эшкә йөреп эшләүчеләр күбәйде. Алай да эшләп булыр иде, әлбәттә. Әмма бер тәвәкәлләгәч, 10 елдан артык шушы эш белән шөгыйльләнгәч, алай итәсе дә килми инде хәзер. Балалар да үсте. Кызыбыз Илнара 10 сыйныфта, Айнурыбыз 7дә укый. Күз тимәсен, әтиләренең дә, минем дә уң кулларыбыз инде алар. Әткәй белән бергә яшибез, йортыбызга, хуҗалыгыбызга без өйдә булмаган чакта күз-колак булып тора, базарга чыгып китсәк тә, гомумән, шушы эшебез артыннан күп “чабабыз” бит инде, ярый ул бар дибез, күңел тыныч, – ди Флүрә биатасы Фәгит абый һәм балалары турында.

Фәйзуллиннарның бу эшләреннән башка шәхси хуҗалыклары да зур гына. Абзарда дүрт сыер, сарыклар, кош-корт асрала. Әле авыл җирендә дә мал асрамаучылар асраганнарга караганда күбрәк заманда яшибез. Бүгенге көндә дүрт баш сыер караган кешеләр булу аларның бары тик уңганлыгына гына ишарәли. Хәер, Илфир да, Флүрә дә уңган, булган, бүгенге көн белән генә түгел, киләчәкне дә кайгырткан кешеләр икәненә инандык. Ничек яшәсәң дә була. Әзерне көтеп кенә утырсаң да, ачка үлмисең. Әмма үз кулларың белән үстергәнне ашау, сатып акчасын алу, үзең сауган сөтне җылы чагында күтәреп эчү бәхетен тойганнар гына аңлыйдыр. Калганнарга кызыгып куясы гына.

Ә авыл җирендә эш юк, ничек яшәргә дип зарланучыларга җир эшкәртеп, яшелчәчелек белән ныклап тотынып эшләгән, табышын да алган, һөнәрләре буенча берсе юрист, икенчесе ветеринар булган Фәйзуллиннарны үрнәк итеп куярлык.      

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей