Уңган егетләргә көчле “атлар” килешә
Ярмәкәй районында язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә.
Районда чәчү кампаниясен нәтиҗәле оештыруга зур игътибар бирелә. Кыр эшләре башланганчы ук район хакимияте башлыгы Илшат Райманов карары белән авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм механизаторларның хезмәт көндәшлеге шартлары билгеләнде. Анда җиңү өчен оптималь агротехник срокларда язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау, агротехник таләпләрне, фәнни нигезләнгән чәчү әйләнешен үтәү һәм башка шартлар күз уңында тотыла. Җиңүчеләр район хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләк белән билгеләнәчәк.
Хезмәт ярышына нәтиҗәләр комиссия чәчүлекләрне кабул иткәннән соң ясалачак.
Җиңү шартлары арасында алдынгы технологияләр куллану да бар. Чыннан да, районда күпфункцияле авыл хуҗалыгы техникасын һәм алдынгы технологияләрне куллануның – яхшы уңыш нигезе икәнлеген яхшы аңлыйлар. Күптән түгел крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Виктор Николаев көнбагыш һәм кукуруз чәчү өчен “Alpler el dorada” маркалы төрек чәчкечләрен һәм ротация тырмасын сатып алды. Агрегатларның гомум бәясе 2 миллион 790 мең сум тәшкил итә.
Тагын бер алдынгы карашлы җитәкче Семен Иванов – игенчеләр династиясе вәкиле. Әтисе Иван Иванов туган Урта Карамалы авылында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча проиводство төзегән иде, әнисе Ольга Владимировна крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы йөген тарта. Җиде ел элек, Башкортстан аграр университеты студенты чагында ук, Семен да үз крестьян-фермер хуҗалыгы төзегән иде.
Бүген Семенның хуҗалыгы 900 гектар җир эшкәртә. Яшь фермер бодай, карабодай, шикәр чөгендере, борчак, арпа чәчә, матди-техник базасын ныгыту буенча даими хәстәрлек күрә.
Яшь җитәкче фикеренчә, авыл хуҗалыгы производствосының уңышы – алдынгы технологияләрдә. Биредәге “корыч атлар” иң заманчалардан. Хәзерге вакытта хуҗалык иртә сабанашлык культураларын чәчүне төгәлләде. Эшләр югары җитештерүчәнле “DMC 9000-2 AMAZONE” чәчкечләре ярдәмендә башкарылды, ул нуль технологиясе буенча бер үк вакытта ашлама да кертә. Шуның нәтиҗәсендә орлыклар дымлы туфракка эләгә, авыл хуҗалыгы культураларының шытып чыгуы өчен оптималь шартлар тудырыла. Бу технология корылыклы елларда аеруча отышлы. Чәчү комплексы бөртекле, кузаклы һәм вак орлыклы культуралар чәчү өчен дә тәгаенләнгән. Чәчкеч бер узганда 9 метр киңлекне эшкәртеп бара.
Энҗе ШӘФЫЙКОВА.
Ярмәкәй районы.
Шул ук вакытта...
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 22 майга, республика буенча планлаштырылган барлык мәйданның 95 процентында чәчү эшләре башкарылды, шуның 1 миллион 286 мең гектары — бөртекле һәм кузаклы культуралар.
Майлы культуралар — 335 мең (планга карата 98 процент), шикәр чөгендере — 36 мең (103,5), мал азыгы үләннәре 182 мең (90 процент) гектар мәйданда чәчелде.
Бу көннәрдә аграр хуҗалыкларда иң соңгы культуралардан карабодай чәчү дәвам итә.
Автор: Резида Валитова
