ЯҢА “КИРОВЕЦ” ЭШКӘ ӘЗЕР

“Үзәк” МТСының Туймазы филиалында техниканы басуга чыгарга әзерлиләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың 2020 елда иҗтимагый-икътисади үсеш күрсәткечләрен атаганда аграр тармакта аерым тукталды, “авыл хуҗалыгының безне шатландыруын” ассызыклады. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы бер елга 103,1% тәшкил итте – Русиядәге уртача күрсәткечтән югары бу. Әлеге нәтиҗәгә аграр тармак эшчәннәре дә үз өлешен кертте, алар бөртекле культуралардан кимендә дүрт миллион тонна уңыш алды.

— Пандемия безнең эшчәнлек нәтиҗәлелегендә чагылмады, – ди “Үзәк” МТСының Туймазы филиалы җитәкчесе Альмир Гыймаев. – Чөнки без сыйфатлы орлык сайлау, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чараларын дөрес куллану өстендә күп еллар эшлибез.
Чәчү мәйданнары күләме буенча “Үзәк” МТСының Туймазы филиалы районда беренче урында. Биредә предприятие 6,5 мең гектар җирдә эшли, алар Никитинка авылыннан Шаран районы чигенә кадәр җәелгән.
Быел да филиал коллективы мул уңыш алуга исәп тота. Һәрхәлдә, 2020 елдагыга караганда ким түгел. Моның өчен бар көчне авыл хуҗалыгы машиналарын язгы чәчүгә әзерләүгә җәлеп иткәннәр. Моннан тыш, яңа техника сатып алына. МТС биләмәсендә яңа “Кировец” тракторы һәм ватаныбызда җитештерелгән туфрак эшкәртү комплексы урын алган.
Киләчәктә предприятие туфрак эшкәртү техникасы – культиваторлар, компакторлар сатып алырга җыена. Әлегә биредә булган авыл хуҗалыгы машиналары тулы куәткә ремонтлана. Катлаулы ремонт таләп иткән агрегатларны “Үзәк” МТСы филиалы – Дүртөйле ремонт-техника остаханәсенә җибәргәннәр. Гадирәк кимчелекләрдән Туймазыда арыналар. Булган техниканың яртысы диярлек әзерлек сызыгына куелган.

 

Туймазы хэбэрлэре

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей