ЮЛ ӨСЛЕГЕ ТӘРТИПКӘ КИТЕРЕЛӘ

“Башкиравтодор” җәмгыятенең Чакмагыш юл төзү-төзекләндерү идарәлеге хезмәткәрләре бу көннәрдә асфальт түшәлгән юл өслеген саклау максатында аны вакком һәм ташлар катнашмасы белән тигезләү чарасын күрә. Безнең эшче төркем аларны Иске Калмаш авылы янындагы Бакалы Чакмагыш Кушнаренко юлы участогында әлеге шөгыль белән мәшгуль чакларында тап итте. Участок мастеры Рөстәм Фәүзит улы Хәкимов безне эшчәнлек барышы белән таныштырды. Биредә күптән түгел генә асфальт юл өслеген яңарткан булганнар. Юл төзүтөзекләндерү технологиясе буенча хәзер шушы өслеккә яңадан вак комташ катнашмасы түшәлергә тиеш. Дүртөйледән махсус китерелгән автомобиль шассиендагы корылманың тәүге өлеше юл өслегенә тигезләп кайнар битум сиптерә, артыннан ук икенче өлешеннән вак комташ тү шәлә. Юл эшчеләре Фидан Шәйморатов белән Ранис Нәҗмиев әлеге машинадан юл өслеге тигез салынуын, шулай ук үзбушаткычтагы комташ катнашмасының аның бункерына тутырылган мәлдә читкә сибелмәвен тәэмин итәләр. Артларыннан ук Салават Хәкимов белән Ягъфәр Мансуров идарә иткән кәтүкләү машиналары юл өслеген тыгызлап, тигезләп килә. “КамАЗ” үзбушаткычларында водительләр Илшат Солтанов, Илвир Әгъзамов, Вазих Гыйльманов, Илнур Сөләйманов, Риф Гәрәев, Альберт Әхмәдуллин, Руслан Якупов үзвакытында коташ катнашмасын ташып өлгертеп торалар. Рөстәм Фәүзит улы шулай ук вахта машинасын йөртүче Ирек Газизовны һәм “Беларусь” тракторына көйләнгән юл өслеген себерү агрегатын хезмәтләндерүче Әмир Андрияновны да булдыклылар исәбендә телгә алды. Кызу һава торышына карамастан, вазыйфа бурычларын намус белән башкаручы ирегетләр артыннан күз иярми диярлек. Мастер белән әңгәмәләшеп торган берничә минут эчендә юл өслеген йөзәрләгән метр арада тигезләп чыгарга да өлгерде алар. –Алда участоклар күп, башкарасы күләмнәр дә шактый. Шушы көннәрдә Бүздәк Чакмагыш Дүртөйле юлының Каргалы һәм Каразирек авыллары арасындагы участогына күчәргә ниятләп торабыз. Анда тәүдә асфальт салыначак, артабан шушылай тигезләп чыгачакбыз. Әйткәндәй, Кәшәк һәм Сыйрышбаш авыллары арасында узган ел яңартылган 2 километрдан артык ара өслеген тигезләп чыктык та инде, – диде Рөстәм Фәүзит улы. Егетләргә артабан да уңышлар теләп, саубуллаштык. Районыбызда төзек юллар арта барсын, автомобильчеләр аннан имин йөрсеннәр, дип телибез.

 

Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей