«ҖИРДӘ ЭШЛӘВЕМ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕМЕН...»
Көзләр җитүгә зәңгәр күктә канат җилпеп, басу түрләрен мактаган тургайлар җыры тукталып торса да, басуларда тракторлар гөрелтесе һаман да ишетелә әле. Җанга якын шушы тавышлар авылның киләчәге өметле булуын күрсәтә, күңелләрдә өмет, яшәү дәрте уята. Авылның язмышы, киләчәге, яшәеше унган кешеләренә бәйле икәнлеген барыбыз да беләбез. Чынлап та, уйлый калсаң, нәкъ шулай. Авыл җирендә гомер итүче кешедә уңганлык сыйфаты булу – иң мөһим таләпләрнең берсе. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә сокланмый мөмкин түгел: көне-төне, яңгырда да, кышкы бураннарда да алар – үз хезмәтләрен намуслы башкаручы һөнәр ияләре. Аларның эше бер көнгә дә тукталмый, диярлек. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучы кеше уңга-сулга карарга да өлгерми, эшнең чираттагылары җиңнән тарта. Җәмгыятебез өстенә төшкән бүгенге сынау вакытында да алар барысы да һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризык булсын, дип фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр. Икмәк язмышын хәл итүдә Радик Гәрәевның өлеше дә бәһасез. «К700» маркалы куәтле техникасында тәҗрибәле механизатор хезмәтен җиренә җиткереп башкара: язын туфракны әзерләү һәм чәчү белән мәшгуль булса, мал азыгы әзерләү чорында печән, сенаж туплауда зур өлеш кертә. Ә инде урак тәмамланганда басуларны эшкәртүдә, көзге культураларны чәчүдә катнаша . Радик абыйны мин Киндеркүл белән Үрнәк авыллары арасындагы басуда очраттым. Иртә яздан алып кара көзгә кадәр авылда күрмисең дә үзен: иртәнге 5тә чыгып китә дә, төнге 11ләр тулгач кына өенә кайтып керә. 12 сәгатьтән артык берүзе, иркенләп басу-кырларны иңли ул. Бүген дә, яңгырлы, салкын көн булуга карамастан, тырышып җир сөрә иде ул. Минем сәламемне алып, сораулар яудыра башлавымны көтеп тә тормастан: – Авыл хуҗалыгы шундый инде ул: яңгыр, кар дию юк, һәрвакыт эштә булырга кирәк. Һава торышы нинди генә булмасын, хезмәтемне, техникамны бик яратам. Туган җиргә береккән кеше инде мин. Язын пар күтәрелгән басу-кырларда тургай җырыннан, урып-җыю чорында яңа өлгергән ашлыкның хуш исләреннән, тук башаклы басу юлларыннан башка яшәешемне күз алдына китерә алмыйм. Авылым авазлары, басу түреннән килгән техника тавышы күңелемә якын, – дип елмайды ул. Киндеркүл авылында туып, шушы авылның чишмә суларын эчеп үскән Радик Фәтхинур улын язмыш авыл тормышы өчен яралткан, күрәсең. Әтисе Фәтхинур абыйның да гомер буе “ Авангард”колхозында эшләве Радик абыйга йогынтысын ясамый калмагандыр. – Шәһәр тормышына никтер кызыкмадым. Шәһәрдә яшәр кеше булсам, күптән инде анда фатир алып, тормышымны шул көйгә корган, җайлаштырган булыр идем. Әтием белән әнием – гомере буе шушы авылда яшәп, эшләгән кешеләр. Без, бертуганнар – апам Сәнә ,энем Ирек һәм мин аларның сукмагыннан киттек. Барыбыз да авыл хуҗалыгы тармагында һөнәр сайладык, – диде ул берчә сөенеп, берчә горурланып. Әйе, туган якта ата-бабаң тире тамган басу-кырларда иген үстерүләр– үзе бәхет түгел мени? Мәктәп бусагасыннан атлап чыгу белән Радик абый авылда эшли, аннары 1985 елда армия сафларына алына. 1986-1987 елларда Әфганстан җирләрендә хезмәт итә, биргән антына, хәрби бурычына тугры булып, язмышына төшкән авырлыкларны, сынауларны җиңеп, сугыш яланнарын исән-имин узып, 2 ел хезмәттән соң туган авылына кайта. Кайту белән үзенең тракторына утыра һәм инде бүгенге көндә дә ул яраткан эшендә. Аның өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына гаиләсендә дә күнеккәннәр инде. Гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, кайгыртучан кешең булмаса, тыныч күңел белән эшләп, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. –Тормышымнан уңдым мин: күңелгә яткан эшем, ныклы терәгем булган гаиләм бар. Бәхет өчен тагын ни кирәк? Чынлап та, хәләл җефете Гөлүзә ападан, гаиләсеннән уңды ул. Бер авыл җирлегендә яшәп, бер-берсен кечкенәдән үк белеп үскән Радик абый белән Гөлүзә апа яшьлек хисләре белән язмышларын кушып менә дигән гаилә корып җибәргән, кызлары Чулпан белән Луизаны үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгарган бәхетле парлар алар. Радик абыйның тормыш иптәшен дә Киндеркүл халкы булдыклы, уңган, үрнәкле ана итеп тә хөрмәт итәләр. Гөлүзә апа илебезнең иң зур байлыгы – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстенә алган ханымнарның берсе. Аның хезмәте кешеләр өчен кирәк һәм һәрвакыт ихтирамга лаек. –Әгәр тормышны яңадан башлау мөмкинлеге булса, ничек яшәр идегез? – дип үземне кызыксындырган соравыма каршы Радик абый: –Төп эшем, күңелгә ятканы менә шул инде – җирдә эшләү. Яңадан яшәргә туры килсә дә башка тормышны сайламас идем. Авылымны, сайлаган һөнәремне бернигә дә алыштырасым килми. Радик абыйның әлеге сүзләрен янә бер сокланып тыңладым. Туган авылын чын күңелдән яратучы җир кешесе нәкъ менә шундый буладыр ул, дигән уйлар белән мин кайтыр юлыма кузгалдым. Ә Радик абый исә янәдән җир эшкәртү эшенә ашыкты. Озакламый шушы эшкәрткән җирләргә ап-ак карлар явар, басулар ял итәр. Язлар җиткәч, җир уллары уңдырышлы җир куенына салынган иген бөртекләре яшел шытымнар булып калкып чыгар, янәдән бу басу-кырлар тук башаклары белән сөендерер... Киләсе елларда да доньялар имин булып, туган җиребезнең бәрәкәтле туфрагында маңгай тире түгеп, җиң сызганып эшләргә насыйп булсын иде Радик абый кебек тырыш, уңган җир улларына.
Раушания Гәрәева, Киндеркул мәдәният йорты мөдире.
