Җәйләү – мул сөт чоры

Барлык авыл һәм крестьян-фермер  хуҗалыклары инде күптәннән малларны җәйләүдә йөртәләр. Малларны җәйге лагерьларда асрау чорында продукция җитештерүне киметмәү терлекчелек тармагында көч салучыларның төп бурычларының берсе булып кала. 
«Салават» хуҗалыгы  да җәйге чорда мул  продукция җитештерә. Савым сыерлары әлегә ферма янәшәсендә көтелә. Кичкелектә маллар улакларга азык салынып каршылана.
– Әлеге вакытта 133 баш савым сыеры яшел болында ашатыла. Терлек болынга чыгарылгач, тәүлегенә 1200 литр сөт җитештерә башладык. Аның майлылыгы – 3,8 процент.  Савучылар Зита Суфиярова, Зенфира Хафизоваларның эшенә сүз тидерерлек түгел. Иртәнге савымнан соң сыерларны көтүче Иван Байтиев (рәсемдә) алып чыгып китә. Малкайлар болынга таралып, иркенләп йөреп, үзләре теләгән вакытта Мулла авылы буасына  төшеп су эчә, – диде, эш барышы белән таныштырып, ферма мөдире Илмир Әлетдинов.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей